Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең элекке премьеры Маргарет Тэтчер вафат


Маргарет Тэтчер 1997 елда үзенең яңа китабын тәкъдитм итә.
Маргарет Тэтчер 1997 елда үзенең яңа китабын тәкъдитм итә.

Британия тарихындагы бердәнбер хатын-кыз премьер-министр Маргарет Тэтчер халыкара сәясәткә ышанычлы адымнар белән күтәрелде һәм башкаларда да ышаныч уятты.

Лондонда Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тэтчер 87 яшендә вафат булды.

Сүзчесе Лорд Белл әйтүенчә, Тэтчер гаиләсе аның дүшәмбе иртән башына кан савудан үлүен хәбәр иткән. Соңгы берничә ай буе Тэтчерның хәле начар булып килде.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Британия “бөек җитәкчесен” югалтты, дип кайгы уртаклашты.

Букиңһем сарае патшабикә Элизабетның Тэтчер үлеменә кайгыруын белдерде.

"Тимер леди" дип йөртелгән Маргарет Тэтчер Британия тарихында бердәнбер хатын-кыз премьер-министр булды.

Тэтчер җитәкчелгендә консервативлар сайлауларда өч мәртәбә җиңүгә иреште һәм ул 1979 елдан 1990 елга кадәр премьер-министр булып торды.

XIX гасыр башыннан бирле Британия тарихында беркем дә премьер-министр кәнәфиендә бу кадәр озак утыра алмаган.

Сәүдәгәр гаиләсендә туган Маргарет Һилда Робертс тыйнак шартларда үсә.

Соңрак ул абруйлы Оксфорд университетында уку өчен стипендиягә лаек була. Консерватив фирка вәкиле университетта химия белән бергә зирәк җавапларга һәм җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясарга да өйрәнә.

Консерватив фирка җитәкчесе Маргарет Тетчер премьер-министр вазифасына керешер алдыннан 1979 елның апрелендә
Консерватив фирка җитәкчесе Маргарет Тетчер премьер-министр вазифасына керешер алдыннан 1979 елның апрелендә
Ике мәртәбә уңышсызлыкка дучар булуына карамастан, 1959 елда Тэтчер Британия парламентына сайлана һәм Консерватив фирка баскычларыннан акрынлап югарыга күтәрелә башлый.

1975 елда Тэтчер инде шактый көч туплап фирка җитәкчелеген үз кулына ала.

1979 елда Британия хөкүмәте җитәкчелегенә беренче тапкыр сайланган Тэтчер: “Британ халкының миңа һәм минем карашларыма ышанычын аклар өчен барлык көчемне куячакмын. Шушы мизгелдә католик рухание Франсиз Ассизинең мәшһүр бер сүзен искә төшерәм. “Таркаулык чорында тынычлыкка юл ачыйк, хата булганда хакыйкәтне торгызыйк, шикләнгәндә рухны ныгытыйк, чарасызлык заманында өмет белән яшик”, дип чыгыш ясый.

1985 елда Михаил Горбачев Советлар Берлеге җитәкчелегенә килгәч Британиягә бара һәм Горбачев белән Тэтчер арасында шактый җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Тэтчерның Горбачев турында “бу кеше белән эш итәргә була” дигән сүзләре тарихка кереп кала.

Михаил Горбачев белән Маргарет Тетчер 1990 елның июнендә уртак матбугат очрашуы үткәрә
Михаил Горбачев белән Маргарет Тетчер 1990 елның июнендә уртак матбугат очрашуы үткәрә
1993 елгы интервьюда Тэтчер Горбачев белән очрашуларын искә алып: “Без очрашуларга үзебез белән күп киңәшчеләр алмый идек. Иң яхшысы Горбачев та, мин дә берешәр генә секретарь алу иде. Аның үз тәрҗемәчесе, минем үземнеке. Минем тәрҗемәчем эксперт иде, шуңа күрә мин үзем әйткәннең төгәл тәрҗемә ителәчәген белә идем”, диде.

Тэтчерның 1990 елда хакимияттән китүе Британиянең Европа белән мөнәсәбәтләре һәм Европа Берлеге эчендәге мөнәсәбәтләр мәсьәләсе белән бәйле. Тэтчер Британиянең Европа белән нык якынаюы тарафдары булмый, Кушма Штатлар белән бәйләнешләрне саклап калуны һәм ныгытуны яклый. Әмма фирка җитәкчелегендәге башка күп кенә әгъзалар Тэтчерның Европага карата күп кенә каршылыклары белән килешсә дә, аның карашларын артык кискен дип исәпли һәм Тэтчер җитәкчелектән китәргә мәҗбүр була.

2002 ел башында Тэтчер каты авырып китә һәм шул елның мартында аның сәламәтлеге хакына җәмәгать эшләреннән читләшүе игълан ителә.

Гомеренең соңгы елларында Маргарет Тэтчерның зиһене чуала башлый һәм 2011 елда бу турыда “Тимер леди” исемле кино да төшерелә.

2004 елның июнендә АКШның элекке президенты Рональд Рейган җеназасында Тэтчер Рейганны үз-үзен яхшы белүче, ныклы принципларга ия булган һәм алар белән тәвәккәл рәвештә эш иткән җитәкче буларак искә ала. Шул ук сүзләрне "Тимер леди"ның үзе турында да әйтергә була.
XS
SM
MD
LG