Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада юлсыз җирдән йөрүче машиналар да йөри алмый


Уфада су җыелган чокырлы юлдан уза алмаучы зур тәгәрмәчле машина шәһәрдәге юллар проблемына игътибар җәлеп итә.

Юллар һәм ишегаллары проблемнары бар көчен Универсиада әзерлекләренә юнәлткән Казанда гына түгел, күрше Башкортстан башкаласында да бар. Уфа хакимиятләре быел шәһәрдәге 136 ишегалдын төзекләндерү ниятен белдерде.

Русия машина йөртүчеләр берләшмәсенең Казан бүлеге юлларның күлләвеккә әйләнүенә игътибар җәлеп итү өчен күптән түгел Гадел Кутуй урамында җыелган күлләвеккә көймә белән чыккан булса, Уфаның Шакша бистәсендәге бер ишегалдында булган хәлдән соң, Уфадагы машина йөртүчеләргә андый чара үткәрү зарурлыгы калмый кебек. Бу хәлгә шаһит булганнар төшереп алган видеога караганда, ишегалдындагы чокырлы һәм су җыелган юлдан гади җиңел машиналар түгел, хәтта юлсыз җирләрдә йөрү өчен ясалган кыйбатлы зуррак машиналар да үтә алмый.



Күптән түгел Дөнья икътисади форумы белгечләре әзерләгән хисапта Русия юллары дөньядагы иң начар юллар рәтенә кертелгән иде. 144 илне үз эченә алучы бу хисапта Русия юлларның сыйфаты ягыннан 136-нчы урынны алды. БДБ илләре арасыннан Казакъстан, Таҗикъстан һәм Азәрбайҗандагы юллар Русиядәгедән яхшырак булып чыккан. Хисапка караганда, иң яхшы юллар Франциядә, Гарәп әмирлекләрендә һәм Татарстан җитәкчеләре үрнәк алу сәфәрләренә йөри торган Сингапурда.

Гомумән инфраструктура ягыннан караганда, Русия 144 ил арасыннан 101нче урынны алган. Иң начар инфраструктура Һаитида, иң яхшылары Швейцария, Сингапур, һәм Финляндиядә, диелә.

Казан машина йөртүчеләре үткәргән көймәле чарадан күренешләр

XS
SM
MD
LG