Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джон Керри: АКШ беректәшләре Пхеньян янауларына каршы бердәм тора


АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Токиода чыгыш ясый
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Токиода чыгыш ясый
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Кушма Штатлар һәм аның Азиядәге беректәшләре Төньяк Кореядан янаган куркынычка каршы бердәм тора дип белдерде.

Азия сәфәренең соңгы тукталышы булган Токиода университетта чыгыш ясап Керри Пхеньянны атом коралыннан арыну турындагы халыкара йөкләмәләрен үтәргә чакырды.

Керри шулай ук АКШның төбәктәге беректәшләре Төньяк Кореяны төбәктә иминлек урнаштыру эшендәге партнер итеп күрергә әзер, диде.

Керриның бу чыгышы Пхеньян Төньяк Корея дәүләтенә нигез салучы Ким Ил Суң тууның 101 еллыгын билгеләгән көнгә туры килде. Кайбер анатиликлар Пхеньяк бу уңайдан уртаара ракета сынавы үткәрергә мөмкин дип фаразлаган иде.

Февральдә Төньяк Корея өченче атом сынавы үткәргәннән соң төбәктә киеренкелек артып китте.
XS
SM
MD
LG