Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Тукайны искә алу чарасы узды


Тукайны искә алырга килүчеләр. Чаллы, 15 апрель 2013
Тукайны искә алырга килүчеләр. Чаллы, 15 апрель 2013

15 апрельдә Чаллы җәмәгатьчелеге Тукайның вафат булуына 100 ел булган көнне олуг шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл янында билгеләп узды. Мондый хәтер көне беренче тапкыр уздырылгангамы, чарада җитешмәгән яклар да күренде.

Тукайның вафатына 100 ел тулу чарасының узуы хакында үткән атна азакларында билгеле булды. Аның көндезге 13 сәгать 30 минутта башланачагы хакында да бәян ителде. Чаллының барлык сәнгать, иҗат кешеләре, дистәләгән мәктәпләрнең укучылары нәкъ менә шушы вакытка әзерләнде. Ләкин ни сәбәптер, хәтер көне чарасы башланырга санулы сәгатьләр генә калып килгәндә, Тукайны искә алу чарасының 13 сәгатьтә башлануы мәгълүм булды. Йөзләгән мәктәп укучысын, иҗат әһелләрен кабаттан барлап, шушы вакытка Тукай һәйкәле янына куалыйлар. Мондый ашыгычлыкның сәбәбенә аңлатма бирүче булмады.

Тукайны искә алырга килүчеләр
Тукайны искә алырга килүчеләр
Бары шунысы мәгълүм: бу көнне Чаллыга Русия президентының эчке сәясәт буенча идарә башлыгы Олег Морозов килгән иде. Морозов әфәнденең бу көнне Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую теләге булуы, аның тарафыннан бу эшнең 13 сәгатьтә башкарылачагы хакында да сүзләр булды. Шулай итеп, Тукайның вафаты көнен искә алу меңләгән кешегә мәшәкать тудырды. Дөрес, Морозов бу сәгатьтә дә, аннан соң да Тукай һәйкәле янында күренмәде. Ләкин ул Чаллыда иде.

Әлеге истәлек көнен шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов ачып җибәрде. Аннан соң сүз Чаллы язучыларына, шагыйрьләренә бирелде. Шундый чараларда иҗат кешеләре тарафыннан шигырь укып “котылу” күренеше гадәткә керде. Биредә дә шуңа охшаш хәл күзәтелде. Бары Айдар Хәлим генә истәлек көненә җыелган халыкка, мәктәп укучыларына беркадәр милли рух өсти алды сыман.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим
“Кадерле балалар, бүген сезнең мөлдерәмә тулы, ышанычлы, якты күзләрегез белән карап торуыгыз миндә ышаныч уята. Мондый халәттәге кешеләр - милләтнең төп байлыгы. Татар теле булган җирдә Тукай мәңге булачак. Күңелебезне төшермик. Кара көчләр ни ди? Имеш, профессорларны, техник белгечләрне әзерләгәндә татар теле катнашмый. Алар мондый сүзләр белән безнең милләтне тезләндермәкче булалар. Туган телдән башка профессорны да, инженерны да әзерләү мөмкин түгел, чөнки туган тел катнашыннан башка кеше тәрбияләп булмый. Яхшы кеше туган телен белә һәм яхшы зыялы да була. Әдәбият кешене кеше итүдә иң яхшы чара. Шуңа, безнең киләчәк зур”, диде Айдар Хәлим үз чыгышында һәм “Без исән” дигән шигырен яңгыратты.

Профессор Әнвәр Шәрипов үз чыгышында Тукай исемен мәңгеләштерүдә кулдан килгәнчә эшләвен әйтеп китте. Аның әйтүенчә, ул беренче булып Чаллыда Тукайга һәйкәл кую башлангычы белән чыккан, бу хакта мәкаләләр язган.

Әнвәр Шәрипов
Әнвәр Шәрипов
“Рәхмәт, Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев бу тәкъдимне күтәреп алды һәм нәтиҗәдә без бүген шушы һәйкәл янында басып торабыз.1996 елда "Казанга Тукай мәйданы кирәк" дигән мәкаләмне дә күтәреп алдылар һәм инде башкаланың үзәк мәйданы Тукай исемен йөртә” дигән фикерләрен җиткерде, укучыларны киләчәктә Тукай исемен зурайтырга, данларга чакырды.

Әнвәр Шәрипов үз чыгышын “Тукай сүзе” дигән шигыре белән тәмамлады.

Габидулла Хөрмәтуллин
Габидулла Хөрмәтуллин
Шагыйрә Рәзинә Мөхиярованың шигырьләрендә мондый юллар да бар иде:
...Татар хәзер ятим кала икән
Урыс детдомына озатыла.

Чарада шулай ук Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева үзләренең шигырьләрен укыдылар. Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин “Тәфтиләү” җырын башкарды.

Факил Сафин (с), Айдар Хәлим, Әнвәр Шәрипов, Разина Мөхиярова
Факил Сафин (с), Айдар Хәлим, Әнвәр Шәрипов, Разина Мөхиярова
Тукайны искә алу кичәсендә чыгыш ясаучы язучыларның, шагыйрьләрнең исемнәрен әйтеп торуны кирәк санамадылар. Шуңадыр укучылар, укытучылар, җыелган халык арасында “бусы кем, тегесе кем?” дигән сораулы карашлар, белергә тырышучылар күп күренде. Мәктәп балалары бу чарага Тукай шигырьләрен яттан өйрәнеп, үзләре дә булдыра алганча Тукайга багышлап шигырьләр язып килгән булган. Аларга Тукай бабалары рухын зурларга мөмкинлек бирелмәде.
XS
SM
MD
LG