Accessibility links

Милли оешмалар мөрәҗәгать язуга кереште


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда күптән түгел “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Башкортстан татарларын яклаган мөрәҗәгатеннән соңгы вазгыять тикшерелде.

Апрель башында Татарстандагы “Азатлык” яшьләре берлеге мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул татарларның бер һәм бүленмәс милләт булуы, хокуклары да кайда яшәүләренә карамастан якланырга тиешлеге турында сүзләр белән башлана. Шулай булуга карамастан, соңгы елларда Татарстанның бер генә татар милли оешмасының да Башкортстан татарлары хәле турында позицияләрен белдермәүләре әйтелә. Моның өчен “Азатлык” яшьләре берлеге Башкортстан татарларыннан гафу үтенә. Мөрәҗәгатьтә проблемнарга да зур урын бүленгән. Анда шундый юллар да бар:

“Без, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, язмалар, мәкаләләрне өйрәнеп, Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге белән аралашканнан соң Башкортстан татарларының хәле катастрофик дигән нәтиҗәгә килдек”.

Мөрәҗәгатьтә 2012 елда 183 татар мәктәбе ябылуы, 300 мең татар яшәгән Уфада нибары ике генә татар гимназиясе булуы һәм башка проблемнар атала.

“Без, Азатлык” татар яшьләре берлеге, ачыктан-ачык Башкортстан республикасы татарларын төп халык дип әйтәбез. Беркемнең дә ул татарларны килмешәк дип атарга хакы юк. Без Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирелергә тиеш дип исәплибез. Без республикада хакимият тарафыннан татар мәсьәләсен күрмәмешкә салышу һәм татар мәктәпләрен ябуны туктатуны таләп итәбез”.

“Азатлык” фикеренчә, татар мәсьәләсен чишми торып, башкорт халкының да, башкорт халкының автоном территориясе буларак Башкортстанның да киләчәге юк. Мөрәҗәгатьтә бу документка башкорт милли оешмаларының тәнкыйть яудыруларын да аңлаулары әйтелгән.

Бу мөрәҗәгать кабул ителгәнннән соң узган атна “Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин берничә кеше белән Уфага килеп киткән иде. Анда проблемнарны уртак чишү юллары тикшерелде. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов утырышта шуларны искә алды:

“Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин Уфага килгәч, биредәге татар проблемалары белән шөгыльләнергә кирәклеген күтәрде. Аның сүзләренчә, югыйсә, безне югалтулары ихтимал. Әгәр Башкортстан татарлары проблемалары белән шөгыльләнмәсәк, Башкортстан да калмый, Татарстан да калмый, диде. Ә аңа кадәр безгә “Алтын Урда” җитәкчесе Данис Сәфәргалиев килеп киткән иде. Алар да мөрәҗәгать кабул итте. Анысы инде аларның безнең аркага хәнҗәр казуы булды”.

Татарстан “Азатлык” берлеге оешмасы мөрәҗәгате булу белән башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы аны үз сәхифәсенә элде һәм зур булмаган комментарий да бирде. Анда шундый юллар бар:

“Күрәсең, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны бик нык “кысканнардыр”, чөнки ул моңа кадәр ике тугандаш халыкны якынайту тарафдары иде. Башкортлар да, татарлар да бүген үзара тарткалашуның файдасыз икәнлеген аңлый. Без шулай ук Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәүчеләрне төп халык дип исәплибез, ләкин алар этник башкортлар. Фән киләчәктә ДНК ярдәмендә тикшереп, моны исбат итәр дип уйлыйбыз”.

Мөрәҗәгать ахырында Совет хакимиятенең 1920 елда башкорт җирләрен Татарстанга (Минзәлә һәм Актаныш районнарына) кушуы да искә төшерелгән. Һәм "аларга Башкортстан татарларына караганда да авыррак икәнлеген беләбез" дигән юллар белән тәмамлана.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов бу уңайдан шуларны белдерде: “Күк бүре” “Азатлык”ның мөрәҗәгатен үз сәхифәсенә куйган һәм комментарий биргән. Анда мөрәҗәгать провокацион дип бәяләнә. Аның форумында бик әшәке фикерләр бар. Аларны мәхкәмәгә бирерлек. Берсе Идел буенда 1921 елда булган ачлыкны татарларга тага. Имеш, татарлар аны махсус башкортларны юк итү өчен оештырган”.

Утырышта катнашкан Башкортстан татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин ТИҮнең “Азатлык” оешмасы рәисе белән үзләре генә очрашуына, бу четерекле мәсьәләләрне Башкортстандагы калган татар оешмалары белән уртак утырып сөйләшмәүгә борчылу белдерде. Шуннан зур булмаган тарткалаш та булып алды.

Берничә атна элек Казаннан “Алтын Урда” исемле патриотик фронт җитәкчесе Данис Сәфәргалиев Уфада булып киткән иде. Ул татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда проблемнарны аңлавын ирештерде. Инде килеп “Алтын Урда”ның да мөрәҗәгате пәйда булды. Анда “Азатлык” яшьләр оешмасының рәсми теркәлмәгән булуы, шуңа ул мөрәҗәгатьнең көче юклыгы әйтелгән. Мөрәҗәгать Наил Нәбиуллинның пиар, үзен рекламалау чарасы дип атала. Артабан, узган елны Наил Нәбиуллинның Уфада “Күк бүре” оешмасы вәкилләре белән очрашып, Башкортстан татарлары мәнфәгате белән исәпләшмәве һәм бүген килеп бу мөрәҗәгатьләре мантыйкка сыймый дип бәяләнә. “Алтын Урда”ның мөрәҗәгатендә шундый юллар да бар:

“Бу мөрәҗәгать татар һәм башкорт милли оешмалары арасындагы конфликтны тыныч юллар белән чишүне боза, аны провокация дип кенә бәяләргә мөмкин”.

Бу кара-каршы мөрәҗәгать яудырышуга Башкортстан татар милли хәрәкәтенең аксакалы Айрат Гыйниятуллин шундый бәя бирде:

“Бу тарткалашларның начар ягы да бар, яхшы ягы да. Начар ягы – татар оешмаларының үзара тарткалашуы. Ә яхшы ягына килгәндә, алар бит Башкортстан татарлары проблемалары тирәседә тарткалаша. Ягъни, безгә өстәмә игътибар арта”.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге дә үз мөрәҗәгатен кабул итте. Анда Татарстан “Азатлык” яшьләре берлегенең мөрәҗәгатенә хуплау белдерелә. Татарстан ягының беренче тапкыр Башкортстан татар проблемнарын аңлауларына зур бәя бирелгән.
XS
SM
MD
LG