АКШның Техас штатында ашлама җитештерү корылмасында янгын һәм шартлау нәтиҗәсендә, рәсмиләр әйтүенчә, 5-15 кеше һәлак булган, дистәләрчә эшче яраланган.
Каза Уэйко шәһәреннән 20 чакрымдагы Уэст авылы янында булган.
Каза урынына берничә боралак, дистәләрчә ашыгыч ярдәм машинасы китерелгән. Якындагы футбол кырында яраланганнарга ярдәм итү үзәге ачылган.
Белгечләр шартлау вакытында һавага агулы матдәләр чыккан булырга мөмкин дип һаваның чисталыгын тикшереп тора.
Техас штаты губернаторы Рик Перри каза нәтиҗәләренә каршы көрәшкә штатның барлык мөмкинлекләр җәлеп ителә, диде.