Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская үлеменә бәйле булуда шикләнелүчеләр турында дәлилләр туплау тәмамланган


Русия тикшерүчеләре 2006 елда бәйсез журналист Анна Политковскаяны үтерүгә бәйле дип шикләнелгән биш кешегә карата дәлилләр туплауны тәмамлавын белдерә.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, бу эш документлары хәзер раслату өчен Русия баш прокуратурасына тапшырылган һәм аннан алар мәхкәмәгә юлланачак.

Шикләнелүче Сергей Хаджикурбановның адвокаты Алексей Михальчик әйтүенчә, Хаджикурбанов бу эшнең утырышчылар мәхкәмәсендә каралуын сораган. Михальчик элекке милиция хезмәткәре Хаджикурбановның гаепсез булуын әйтә һәм тикшерү процедуралары канун нигезендә уздырылмады, дип белдерә.

2009 елда утырышчылар мәхкәмәсе бу эштә шикләнелүче өч кешене аклаган иде.

Чечнядәге кеше хокукларын бозуларны һәм Русия президенты Владимир Путин сәясәтен тәнкыйтьләп мәкаләләр язган Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз йортының керешендә атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG