Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең иң бай 200 кешесе арасында татарлар да бар


Forbes журналы Русиядәге 2013 елның иң бай 200 кешесе исемлеген чыгарды. Исемлеккә кергән җиде татарның кесәләре калыная бара.

Алишер Усмановның байлыгы былтыргы белән чагыштырганда ярты миллиард долларга кимесә дә, ул исемлектә беренче урында кала. Аның эшмәкәрлеге Металлоинвест, Mail.ru Group, Мегафон һәм DST Global һәм башка ширкәтләр белән бәйле. Усмановның байлыгы 17,6 миллиард доллар белән бәяләнә. Дөньядагы иң бай кешеләр исемлегендә Усманов быел алты урынга чигенеп 34-нче урынга күчкән.

Вымпелком, X5 Retail Group, Альфа-банк ширкәтләренең өлешчә хуҗасы, ТНК-ВР ширкәтенең бер өлешен кулында тотучы 48 яшьлек Михаил Фридман 16,5 миллиард долларлык милке белән икенче урында. Фридманның байлыгы бер ел эчендә 3,1 миллиард долларга артып ул 44-нче урыннан кисәк икенче урынга сикергән.

Новатек, Сибур ширкәтләрендә өлеше булган 57 яшьлек Леонид Михельсон исә өченче урынга 77-нче урыннан ук сикергән. Аның байлыгы бер ел эчендә 3,5 миллиард долларга арткан.

Геннадий Тимченко
Геннадий Тимченко
Forbes мәгълүматына караганда, Русиядәге быел байлыгын иң нык арттырган эшмәкәр – Русия президенты Владимир Путинның дусты буларак киң танылган Геннадий Тимченко. Аның кесәсе бер ел эчендә 5 миллиард долларга калынайгнан. Соңгы елларда Тимченко байлыгын иң тиз арттыра баручы эшмәкәр. Исемлектә ул 33-нче урыннан тугызынчы урынга күтәрелгән. Дуслык шулай дәвам итсә, Тимченконың тиздән илдәге иң бай кешегә әверелүе дә гаҗәп булмас.

Русиянең иң бай 200 кешесе арасында берничә татар кешесен дә күрергә була, һәм аларның күпчелеге Татарстаннан.

Татарлар арасыннан иң бае – Русский Стандарт хуҗасы, чыгышы белән Минзәләдән булган Рөстәм Тарико 51 яшьлек Тарико бер ел эчендә байлыгын чирек миллиардка арттырып 77-нче урыннан 60-нчыга күтәрелгән. Хәзер аның байлыгы 1,75 миллиард доллар дип бәяләнә.

Мәскәүдә туган, күп еллар Маҗарстанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, анда Газпромның вәкиллеген җитәкләгән Мәгъдәт Рәхимкуловның да милке арта бара. Заманында Маҗарстандагы иң бай кеше булган, 2007 елда Русиягә кайткан бу татар Русиядә былтыргы 99-нчы урыннан быел 72-нчегә сикергән. Бер ел эчендә байлыгын 200 миллион долларга арттырган Рәхимкуловның милке 1,4 миллиард долларга җиткән.

Инде чират Татарстан байларына да җитә. Беренче йөзлектә алар икәү. Икесе дә ТАИФ хуҗалары. ТАИФның мөдирләр шурасы рәисе, 59 яшьлек Рөстәм Сүлтиев 96-нчы, ТАИФның баш мөдире 60 яшьлек Альберт Шиһабетдинов 97-нче урында. Икесенең дә милке бер ел эчендә 0,3 миллиард долларга артып 1,15 миллиард долларга җиткән. Мәгълум булганча, ТАИФ (Татар-Американ инвестиция һәм финанслары) Татарстандагы химия, нефтехимия, нефть һәм газ эшкәртү тармагының 96 процентын контрольдә тота. Бу ширкәтнең 11,4 проценты республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең улы Радик Шәймиев кулында.

Халыкта "Шәймиев малайлары" дип йөртелгән "Татавтодор" ширкәте баш мөдире, 51 яшьлек Айрат белән 48 яшьлек Радик Шәймиевләр дә Forbres исемлегендә күрше булып урнашкан. Аларның кесәләре дә былтыр 0,3 миллиард долларга калынайган һәм икесенең дә байлыгы 1,1 миллиард долларга җиткән. Әмма алар беренче йөзлеккә чак кына керә алмыйча Айрат 104-нче (былтыр 126-нчы иде), Радик 105-нче (былтыр 115-нче иде) урыннарны алганнар.

Forbes исемлегендәге Татарстанның тагын бер бае -- ASG төркеме хуҗасы, 0,95 миллиард доллар белән бәяләнеп 116-нчы урынны алган Алексей Семинны да телгә алып үтәргә кирәктер. Исемлектә Татарстан байлары шуның белән тәмам.

Казанда туып үкән Рөстәм Терегулов исә Forbes исемлегенә кергән татарларның соңгысы. 45 яшьлек Терегуловның байлыгы бер ел эчендә 0,1 миллиард долларга арткан һәм ул исемлектә 142-нчедән 135-нче урынга үрмәләгән.
XS
SM
MD
LG