Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә чечен һәм ингуш полициясе сугышкан


Ингушетиянең Сунжа районында Чечня һәм Ингушетия полиция хезмәткәрләре сугышкан. Яраланганнарның икесе хастаханәгә салынган.

Интерфакс белдерүенчә, кичә Чечня тәртип саклау хезмәткәрләре Ингушетиянең Аршты авылына кергән. Анда алар Ингушетия чикләрен саклаучы ингуш полиция хезмәткәрләре белән сугышкан.

Ингушетия полициясе вәкиле әйтүенчә, ингуш полициясе хезмәткәрләре сугышчыларны тоткарлау өчен килдек дип белдергән чечен полициясе вәкилләрен авылга кертмәгәч, бәрелеш башланган.

Рәсми чыганаклар әлегә бу хәбәрне расламый.
XS
SM
MD
LG