Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күргәзмәләр залында көрәш дәвам итә


Сынлы сәнгать музее җитәкчелеге Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерергә тели. Татарстан рәссамнар берлеге бинаны кире үзләренә кайтару өчен көрәшен дәвам итә.

Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева, нинди генә каршылыклар булмасын, Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерәчәкләрен әйтә. Казанның Зур Кызыл урамындагы күп шау-шулар тудырган әлеге бина, анда рәссамнарның остаханәләре дә урнашкан, узган елның сентябреннән сынлы сәнгать музее карамагына тапшырылган иде.

"Мин аны мәдәни мәгърифәт учагы һәм шул ук вакытта иҗади бер үзәк итеп күз алдына китерәм. Аның күп өлешне рәссамнарның остаханәләре алып торачак. Шулай ук биредә мәгълүмат үзәге дә булырга тиеш, чөнки безнең рәссамнар мәгълүмат кырыннан бөтенләй диярлек аерылган дөньяда яши. Кайберләре интернетның нәрсә икәнен дә белми. Әгәр бу мәгълүмат үзәге булдырылса, сайтлары ясалыр иде. Бу сайтларга рәсемнәре куелып, бәлки аларны сата да алырлар иде.

Бу үзәктә бик яхшы китапханә булырга тиеш. Иҗатка багышланган бик зур тупланмабыз бар, ул 50 елдан артык җыела инде, байлыгыбыз бик зур.

Шулай ук бу бинада берсүзсез конференцияләр залы эшләргә тиеш. Анда рәссамнар белән генә түгел, ә язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашында төрле лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗат кичәләре үткәреп булыр иде. Бу конференцияләр залы һичшиксез күргәзмәләр залы белән бергә булачак. Рәссамнар ясаган рәсемнәр беренче катта сатылырга тиеш", ди Нургалиева.

Розалия Нургалиева
Розалия Нургалиева
Шулай ук ул бу бинада һәркем дә куллана алырлык төрле юнәлештә, мисал өчен, картон, таш һәм башка әйберләр белән эшләү заллары булуын да тели.

Нургалиева сүзләренчә, шушы араларда өч рәссам Кытайга китәчәк. Алар анда бер ара бер тиен дә түләмичә яшәп иҗат итеп кайтачаклар. Ясалган рәсемнәрнең бер өлеше Кытайда калса, бер өлешен Казанга алып кайтачаклар. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәннән, әнә шул рәвешле кытайлар да Казанга килергә тиеш була. Шул исәптән Германия, Франция һәм Швейцария иҗатчыларының Казанга килеп эшләп китәргә теләге бар, ди Нургалиева. Моның өчен исә шартлар тудырылырга тиеш.

Нургалиева Күргәзмәләр залының бер өлешендә әнә шундый иҗат алмашу остаханәләре булдырырга тели. Ишек алдындагы ике катлы бинаны ул кунакханә итеп күрә. "Әгәр без чит ил рәссамнарын үзебездә кабул итә башласак, безнекеләр дә рәхәтләнеп аларга барып иҗатлары белән таныштыра, иҗат өчен яңа рух алып кайта алачак", ди Нургалиева.

Бүгенге көндә исә ул бу эшләрне башкарып чыгар өчен зур каршылыклар булуын белдерә. Бер яктан, Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчелеккә әледән-әле хатлар язып бинаны кабат үзләренә кайтаруны таләп итә. Рәссамнар узган елның октябрь аенда бинаны үзләренә кайтаруны сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать юллаган иде инде.

Икенче яктан, Нургалиева сүзләренчә, бинадагы яшәешне тәэмин итү челтәре соңгы чиккә җитеп тузган, бинада берлек хуҗа булган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып төрле өстәмә бүлмәләр ясалган, ә берлекнең алардан чыгасы килми. Аның өстенә тикшерүчеләр дә ешайган. Алар моны төзәтегез, тегене алыштырыгыз дип акт өстенә акт яудыра башлаган.

Зөфәр Гимаев
Зөфәр Гимаев
Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев бинаның яңа хуҗаларын дошманнар дип атады.

"Безне остханәләрдән куып чыгарырга телиләр, әмма без бирешмибез. Министрлыкка хатлар язабыз, алар да безнең якта. Түрәләр, кайбер кешеләр безне моннан куарга җыена. Күрәсең, аларга кибетләр өчен, кунакханәләр төзеп куярга урын кирәк", ди Гимаев. Аның фикеренчә, берлеккә кергән һәр рәссамның да эш урыны булырга тиеш. Менә сәнгать училищесын бетерә торган студентлар бар, аларны да бүлмәле итү кирәк, ди ул.

Нургалиева, чын күңелләре белән иҗатта булган һәм сәнгать әсәрләре тудырганнарны бик ихтирам итүен, бу бинада алар берсүзсез иҗат итәргә тиеш, дип белдерә. Шул ук вакытта ярым ташландык хәлгә килгән остаханәләрнең булуын, аларны чүплек оясы итеп тотуга караганда башка файдалы максатларда куллану ягында икәнен дә әйтә.

"60 рәссамның 15-е үзенең шәхси күргәзмәләрен үткәрә. 20-ләп рәссам төрле күргәзмәләрдә катнаша. Ә калганнарының күренгәннәре дә юк дип әйтергә була. Анда келәт итеп тотыла торган бүлмәләр дә бар. Күбесендә янгынга каршы иминлек кагыйдәләре үтәлми. Дивардагы штукатурлар ясаган рәсемнәре өстенә җимерелеп төшкән очраклар да булгалады", ди Нургалиева.

Гимаевның бу мәсьәләгә үз карашы бар. "Безнең дошманнар хәзер остаханәләргә кем йөргәнне, кем йөрмәгәнне тикшерә. Безнең идарә кем йөрмәгәнне болай да белә. Елына кемдер ике-өч мәртәбә генә остаханәсендә була. Алар халык рәссамнары, авырый торган рәссамнар. Алар остаханәгә килә алмаса өйләрендә булса да эшлиләр. Күргәзмәләрдә катнашалар. Шулай булгач, остаханәләрен тартып алырга ярамый бит аларның", ди Гимаев.

Нургалиева мәсьәләнең бер остаханәдә генә булмавын, ә бинаның рәссамнар берлегенә караган вакытта тулаем эштән чыккан булуын ассызыклый.

19 КамАЗ машинасы чүп түктек
​"Нигә соң алар, рәссамнар берлеге бу бинага хуҗа булган вакытта аны тәртипкә китермәгәннәр? Сез аларның берлек бүлмәсенә кереп карагыз, ул – чүплек оясы. Сентябрь аеннан бирле ишек алдында өелгән чүпне түктек, берлекнең ниндидер иске машиналарын, мотоциклларны чыгардык. Хәзер исә бу кешеләр без нәрсәдер эшли алабыз дип белдерә. Алар мөлкәтне карап, аңа хуҗа була ала торган кешеләр түгел. Безгә бина тапшырылгач та рәссамнар берлеге саклагычлары ишеген ачып карасак, ниндидер аяк киемнәренә, шешәләргә, идәндә аунап яткан рәсемнәргә тап булдык. Түбәсеннән су ага иде. Анда кайда рәсемнәр, кайда чүп икәнне дә аерып алып булмады. Без 19 КамАЗ машинасы чүп түктек", ди Нургалиева.

Нургалиева сүзләренчә, әле күптән түгел Франция илчесенең җәмәгате Казанга килгән. Күргәзмәдә Фәридә Хәсьянова ясаган рәсемнәргә гашыйк булып, икенче көнне бөтен эшләрен ташлап остаханәсен карарга теләк белдергән. "Фәридәнең котлары очты, ул вакытта безнең 19 бәдрәфнең берсе дә эшләми иде. Хәзер без үз көчебез белән бер бәдрәфне чак-чак төзекләндереп бетереп киләбез”, ди Нургалиева.

Зөфәр Гимаев Азатлыкның “Әгәр бинаны кире сезгә кайтарсалар аны ничек карап торыр идегез, бинаның киләчәген ничек күрәсегез килә?” дигән соравына “Безне язучылар берлеге идарәсенә бирсәләр, рәссамнар үлеп бетмәде бит әле. Безнең потенциал бар әле. Яшьләр дә, урта буын да бар. Без заказлар табып ничектер эшләр идек", диде.

Аның сүзләренчә, берлекнең элекке җитәкчелеге үз кесәсе турында гына кайгыртып бинаны әнә шундый хәлгә төшергән.
XS
SM
MD
LG