Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телне белмәсәгез дә татарча җырлагыз"


Илназ Гариповның яңа альбомы чыга
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:51 0:00

Илназ Гариповның яңа альбомы чыга

Шушы көннәрдә яшьләргә билгеле автор-башкаручы Илназ Гариповның "Миңа барыбер" исемле җыентыгы дөнья күрә. Шул уңайдан без Илназ белән әңгәмә корып, аның татар теленә, хатын-кыз киеменә, яшь башкаручыларга карата фикерләрен белдек.

Илназ яңа "Миңа барыбер" альбомының стилен аерып әйтмәде. "2009 елда чыккан беренче альбомда авылга, кызларга багышланган, үзебезчә әйтсәк, "колхозча" җырлар күп булса, монда төрлесе бар", ди ул. Әлеге җыентыктагы җырларны язганда татар яшьләре арасыннан чыккан алдынгы карашлы музыкантлар, альтернатив автор-башкаручы, музыкант Альберт Исмаил, поп стилендәге татарча җырларга яңа сулыш өргән аранжировщик Айнур Шәрәпов та катнашкан. Алар барысы да Илназ Гариповның дуслары. Автор-башкаручы йөзләгән татар эстрадасы вәкиле белән аралаша, ул һәркем белән уртак тел таба һәм танышлары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша. Беркайчан да кешеләрнең кимчелекләрен күрсәтми.

Илназ Гарипов гаиләсе белән
Илназ Гарипов гаиләсе белән
"Ничек гади булсаң, шулай яхшы. Мин кемгәдер бәя бирерлек, аның кимчелеген күрсәтерлек белгеч түгелмен. Дусларым белән иҗат, кызыклы шөгыльләр, реал тормыш турында фикерләшергә яратам", ди Илназ.

Яшь җырчыларның татарча белми татарча җырлаулары хакында да сүз булды.

"Татарча белми татарча җырлаучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Алар урыс телле була торып, безнең татар телебезгә өлеш кертәләр. Моның уңай ягын күрә белергә кирәк", диде автор-башкаручы.

Нинди киемле кызлар ошый дигәнгә ул, "үз-үзен күрсәтергә теләп ачык кием киючеләргә егетләр булачак тормыш иптәше дип карый алмый. Хатын-кызның асылы анда түгел. Миңа ыспай киенгән, ачык җирләре булмаган, үзләренең тотышы, сөйләме мөлаем кызлар ошый", дип җаваплады Илназ.
XS
SM
MD
LG