Accessibility links

"Азатлык" яшьләре Норлатта концерт оештырып кайтты


Татар яшьләре соңгы елларда төрледән-төрле чаралар оештыра. "Азатлык" татар яшьләре берлеге наркотикларга, хәмергә һәм тәмәкегә каршы акция уздырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге наркотикларга каршы чараны милли тәрбия белән бәйләргә булган. Норлат мәдәният йортында узган әлеге чарага шәһәрнең 8-9нчы сыйныфында белем алучы 600ләп укучы җыелган.

Наркотик һәм хәмернең зыяны турында сөйләүдән тыш, анда Тукай үлеменә 100 еллыкны бер минутлык тынлык белән искә алганнар. Шулай ук “Азатлык”лылар укучыларга Гаяз Исхакыйның 135 еллыгы уңаеннан язучының тавышын тыңлаткан. Аны күптән түгел архивтан галим Искәндәр Гыйләҗев яздырып кайткан иде.

Чарага 600ләп укучы җыелды
Чарага 600ләп укучы җыелды
“Азатлык” татар яшьләре берлеге мондый чараны Норлатта дүртенче ел рәттән оештыра. Баштарак ул “Мин татарча сөйләшәм” дип атала иде, ә соңгы ике елда наркотикларга каршы шигаре белән уза. Чаралар концерт рәвешендә оештырыла һәм анда альтернатив музыка башкаручылар катнаша. Бу юлы анда Исмаил, Илназ Габидуллин, Сәүбән Закиров һәм башкалар катнашкан.

"Азатлык" берлегенең торгызылуына күптән түгел дүрт ел булды, концерт вакытында без шуны да искә алдык. Концерттан соң 40лап бала безнең янга менеп аралашырга теләк белдерде. Ел саен бу концертны көтеп алучы укучылар да барлыгын әйттеләр. Рэп, рок яшьләр өчен бик кызык”, диде “Азатлык”лылар.

Бөтендөнья татар яшьләре җыены да апрель аенда Тукайны искә алып, аңа багышланган чаралар уздыра. Күптән түгел “Тукай 100е” дип исемләнгән флэшмоб белән ярминкә оештырылды, бу көннәрдә “Татар дозор” уены үтте, инде тиздән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булачак.
XS
SM
MD
LG