Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Шүрәле" мультфильмы премьерасы көтелә


Яңа мультфильмнан күренеш
Яңа мультфильмнан күренеш
"Татармультфильм" Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлап "Шүрәле" әкияте мультфильмын чыгарган.

Беренче тапкыр "Шүрәле" Казанның "Мир" кинотеатрында 24 апрель көнне 12.00дә күрсәтеләчәк.

2009 елда Казанда төзелгән "Татармультфильм" оешмасы Татарстанда балалар өчен милли-мәдәни җирлек булдыруны максат итеп куя.

Иҗатчыларның иң дәрәҗәле эше – Габдулла Тукай әсәре нигезендә эшләнгән “Кисекбаш” мультипликацион фильмы 2011 елның маенда "Харьковская сирень" Халыкара фестивалендә "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә беренче урынны яулады.
XS
SM
MD
LG