Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызганыч, татарларны җиңә алмадык"


Русия хоккеен кайгыртучыларның берсе Мортаза Рәхимов (уңда)
Русия хоккеен кайгыртучыларның берсе Мортаза Рәхимов (уңда)

"Урал" хәйрия фонды башлыгы Мортаза Рәхимов Владимир Путинның "Салават Юлаевка" хоккей такымына күпме акча бирүе турындагы соравына: "Яртысын", дип җавап биргән.

Башкортстанның элекке президенты, "Урал" хәйрия фонды рәисе, 79 яшьлек Мортаза Рәхимов әлеге фонд хисабына яшәүче “Салават Юлаев” хоккей такымының “Ак Барсны” җиңә алмавына бик каты борчыла икән. Күптән түгел ул моны Сочида Русия президенты Владимир Путинга да әйтте.

“Әйе, безнең хоккей, безнең “Салават Юлаев” әлеге фонд хисабына яши! Мин республика җитәкчесе булганда клубка ягулык-энергетика комплексы да, дәүләт тә ярдәм итә иде! Ә хәзер берничек тә ярдәм итмиләр! Ә мин фонд белән өченче ел шөгыльләнәм һәм без һәрвакыт ярдәм итеп киләбез! Кызганыч, татарларны җиңә алмадык...” дигән Мортаза Рәхимов Русия байлары һәм тәэсирле кешеләре катнашындагы ул очрашуда.

Хәер, бу сөйләшүдә әлеге хәйрия фонды акчаларының каян килүе турында сүз булмаган, күрәсең. Башкортстанны 20 еллап җитәкләгән Рәхимов хакимияттән киткәндә республиканың ул телгә алган ягулык-энергетика тармагын сатып киткән иде. Шуннан соң аны сатудан килгән ике миллиард доллар чамасы акчаның республика кесәсенә кермичә каядыр югалуы турында җәнҗал чыкты. Бераздан исә "Урал" хәйрия фонды оешып аны шул ук Мортаза Рәхимов җитәкли башлады һәм иң бай хәйриячеләрнең берсенә әверелде.

“Республикага 64 миллиард сум бирдек. Урланган акчалар түгел бит ул! Мәчетен дә салабыз, башкача да!” дип акланган Путин алдында "Урал" хәйрия фонды башлыгы.

Ә менә Путинның хоккейга күпме акча бирелүе турындагы туры соравына Рәхимов хәйләкәр генә җавап биреп котылган.

Путинның Башкортстандагы хәзерге җитәкчелек белән хоккейга ярдәм турында сөйләшергә вәгъдә биргәннән соң Рәхимов фондыннан хоккейга күпме акча бирелүе турында ачык итеп соравына Мортаза агай: “Яртысын” дип җавап биргән. Путин исә Рәхимовның оста котылуына сокланыпмы, хоккейга күп акча бирүенә шатланыпмы: “Молодец. Әмма татарларны барыбер җиңә алмадыгыз”, дигән.

“Яртысы” дигәннең фондтагы ярты акчанымы, фондның хәйрия эшләренә бирелгән акчаларының яртысынмы, “Салават Юлаев” чыгымнарының яртысынмы аңлатуы да аңлашылмый.

Ә менә "Салават Юлаев" җиңә алмаган "Ак Барс"ның төп кайгыртучылары бу җыелышта күренмәгән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ул көнне Түбән Камада сәфәрдә булганнан соң эш сәфәре белән Кытайга очкан иде.

"Коммерсант" газеты хәбәрчесе Путинның хоккейга күбрәк акча бүлү максатында үткәргән бу җыенында күптән түгел Forbes журналы чыгарган Русиядәге иң бай 200 кеше исемлегендә беренче урыннарда торган күп кенә миллиардерларның катнашуына игътибар иткән. Кечкенә бүлмәдә үткән бу очрашуда әлеге исемлеккә кермәсә дә кулында шактый зур акчалар булган һәм Путинга якын торган башка тәэсирле кешеләр дә катнашкан.

Баксаң, ул акча капчыкларының һәрберсенең әле үз карамагындагы хоккей клублары да бар һәм, бу җыендагы чыгышларына караганда, хоккей турында сүз чыкса, алар акча турында бөтенләй онытып сөйлиләр икән. Шундыйлардан җыенда заманында Путин белән бергә дзюдо көрәшендә йөргән, Путин Петербур мериясендә эшләгәндә аның ярдәмчесе булган, ә Путин президентлыкка килгәч кисәк баеп китеп Forbes исемлегендә 31-нче урынны алган Аркадий Ротенбергны атарга була. Ротенберг карамагындагы "Динамо" клубының КХЛ касәсен алуы уңаеннан Русия президенты җыелышны аны котлаудан башлаган.

Time журналының дөньядагы иң тәэсирле дип исәпләгән 100 кеше исемлегенә Русиядән кергән бердәнбер кеше Игорь Сечинның "Роснефть" ширкәте дә былтыр ЦСКА клубын химаягә алган иде. Очрашуда Чиләбе губернаторы, "Трактор" хоккей клубы президенты Михаил Юревич та бу төр спортны үстерү турында тәкъдимнәре белән уртаклашкан. Газпром башлыгы Алексей Миллер исә Омскиның "Авангард" такымына ярдәме турында чыгыш ясаган. Ә Путинның бу җыенда катнашкан икенче бер дусты, былтыр байлыгын биш миллиард долларга арттырып Forbes исемлегендә тугызынчы урынга күтәрелгән Геннадий Тимченко карамагындагы СКА хоккей такымының ул кадәр мактанырлык уңышлары юк. Шуңа күрә аның боз тартмалары төзеп балалар хоккеен үстерү турында сүз алып баруы аңлашыла торган гамәл.

2011 елда гына Forbes исемлегендә икенче урында булып хәзер унберенчегә тәгәрәгән "Северсталь" ширкәте хуҗасы Алексей Мордашевның "Северсталь" хоккей клубы да мактана алмый. Мордашевка да балалар хоккеен үстерү турынла сөйләүдән башка чара калмаган.

Шулай итеп, Путин үзенең дусларын җыеп халыкны алар карамагындагы хоккей уенына тагын да ныграк якынайту өчен акчаны кызганмаска кирәклеген аңлаткан.
XS
SM
MD
LG