Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан биючеләре флешмоб уздырды


Казан биючеләре флешмоб уздырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

Казан биючеләре флешмоб уздырды

23 апрельдә Казанның Пушкин урамында “Россия 1” телеканалында баручы “Большие танцы” бию бәйгесендә катнашучы Казан төркеме флешмоб уздырды.

Флешмоб барышында урамдагы машина хәрәкәте туктатып торылды. Биючеләр инглизчә җыр астында читтән карап торучыларга үз биюләрен биеп күрсәтте. Флешмоб тәмамлангач юл хәрәкәте яңадан ачылды.

Казан төркеме биючесе Ринат Хәйруллин бу флешмоб белән халыкның игътибарын җәлеп итәргә теләүләрен белдерде.

“Без иртәгә Мәскәүгә китәбез. 27 апрельдә “Большие танцы” бәйгесенең финалы була. Финалда Түбән Новгород, Дондагы Ростов һәм Казан төркемнәре катнаша. Без бүген үзебезнең нык, көчле такым икәнебезне күрсәтергә килдек. Казан төркемендә йөз биюче бар, аларның яртысы татарлар. Аларның кайберләре татарча сөйләшә белмәсә дә, үзләрен барыбер татар дип йөртә. Бәйгедә җиңү бездән генә тормый. Ул бөтен Татарстан, татар халкының СМС тавыш бирүеннән дә тора”, дип Ринат татар халкын аларга тавыш бирергә чакырды.
XS
SM
MD
LG