Accessibility links

Универсиада алдыннан Казан сукбайлары өй туена әзерләнә


"Мәрхәмәт" үзәгендә яшәүче сукбайлар
"Мәрхәмәт" үзәгендә яшәүче сукбайлар

Казан сукбайлары өчен яңа үзәк ачылачак. Яшәү шартлары яхшырак булса да, ул да элеккесе кебек 60 кешегә генә исәпләнгән. Чаллы җитәкчелеге үзләрендәге сукбайларны шәһәргә килгәнче яшәгән урыннарына җибәрергә җыена.

Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле Киров районының Бишбалта бистәсендә эшләп килгән “Мәрхәмәт” үзәге ябыла. Тиздән Авиатөзелеш районында аның урынына яңасы ачылырга тиеш.

Хакимиятләр монда сукбайлар өчен бөтен уңайлыклар да каралган, иркен бүлмәләр, ванна, душ, аерым ашханә дә булачак дип белдерә. Һәр кешегә элеккечә ике түгел, алты квадрат метр тору урыны каралган. Элек бу бинада һөнәр мәктәбе булган.
Яңа бинаның эчке күренеше
Яңа бинаның эчке күренеше
“Мәрхәмәт” үзәге яңа урынга 20 майда күчәргә ниятли. Булачак үзәктә бүген исә үле тынлык хөкем сөрә. Финанслау туктау сәбәпле эш бармый. Әлегә бинада җылы су юк, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куясы бар, инвалидлар өчен пандуслар урнаштырылмаган, ди “Мәрхәмәт” үзәге хезмәткәрләре.

Сукбайлар төзелеш эшләре туктап калганга артык борчылмаса да, анда яшәү күпкә шәбрәк булачак дип сөенә. Үзәккә узган ел ахырында килгән Галина Гайнетдинова: “Иң мөһиме – баш өстендә түбә булсын. Ә яңа үзәкне матур диләр. Анда хәтта аерым аш бүлмәсе дә булачак икән. Бүген без бүлмәләрдә ашыйбыз, ике катлы ятакларда йоклыйбыз”, диде.

“Мәрхәмәт” үзәгендә кабул итү бүлеге мөдире булып эшләүче Наталья Казарова: “Яңа урында тәртип бик кырыс булачак, коридорларга видеокамералар урнаштырылачак”, дип белдерә.

Универсиада алдыннан 60 сукбайның яшәү шартлары яхшырачак, ә калганнар? Татарстан эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов, Казан урамнарында хәзерге вакытта якынча 250 сукбай бар, диде. Бу хакта ул быел февраль аенда Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында әйтте. Анда Универсиада вакытында сукбайларның беркая да озатылмаячагы да белдерелде.

Җәмәгатьчелек Казанда сукбайлар 250ләп кенә түгел, ә күпкә күбрәк дип белдерә.

22 апрель көнне Чаллы җитәкчелеге дә сукбайлар мәсьәләсен күтәрде. Бу киңәшмәдә Казандагы сукбайлар 500ләп дип әйтелде. Чаллыда йорт-җирсезләрне Универсиада алдыннан Казаннан башка җиргә озата башласалар, үз юллары белән Чаллыга килеп төшәргә мөмкиннәр дип шөбһәгә калганнар. Чаллы хакиме Васил Шәйхразиев сүзләренчә, бүген Чаллыда 700ләп сукбай бар. Аның өстенә казанныкылар да өстәлсә, хәлләр шәп булмаячак. Чаллыдагы йорт-җирсезләрне сыендыру үзәге дә зур түгел, ул 50-55 кешегә генә исәпләнгән. Шәйхразиев үзәктә Чаллы сукбайлары гына булырга тиеш, ә калганнарын каян килгән шунда озату кирәк дип белдерә.

Универсиада алдыннан Татарстандагы сукбайларны кая кую мәсьәләсе әлегә ачык кала.
XS
SM
MD
LG