Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура һава аланыннан Казанга илтүче поезд юлыннан акча урлауны тикшерә


"Казан" халыкара һава аланы
"Казан" халыкара һава аланы
Татарстанның транспорт прокуратурасы Казан һава аланыннан шәһәргә илтүче тимер юлы төзелешеннән 750 мең сум урлану турындагы мәгълүматне тикшереп җинаять эше ачачак.

Һава аланын шәһәр үзәге белән тоташтырырга тиешле тиз йөрешле поезд өчен төзелгән тимер юлның бер өлеше вакытында кирәкле эшләр башкарылмавы сәбәпле кар эреп су акканда җимерелгән. Эшнең бу өлеше өчен акча алдан түләнгән булган, рәсми кәгазьләрдә эш үтәлгән, дип язылган.

Бу хәлдә әлеге юл аэроэкспресс һәм аның юлчылары өчен куркыныч тудыра. Универсиадага 72 көн калып барганда тимер юлга ашыгыч төзекләндерү эшләре кирәк.

"Русия тимер юллары" ширкәтеннән акчаны алган "Трансюжстрой" ширкәте тиешле эшләрне башкармаган. Җинаять эшен ачу өчен бу эш Русия эчке эшләр министрлыгының транспорт прокуратурасына җибәрелде", диде Татарстан транспорт прокуратурасы вәкиле Евгений Игорев.
XS
SM
MD
LG