Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар әдәбиятының дәрәҗәсе турында сөйләштеләр


Пленар утырышта катнашучылар
Пленар утырышта катнашучылар

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында “Башкортстандагы татар әдәбияты: барлыкка килүе, бүгенге дәрәҗәсе һәм үсеш перспективалары” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Ул Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулуга багышланды.

Конференция секция эше белән ачылды. Програмда биш секция эшләячәге каралган иде. Ләкин чыгыш ясаучылар аз килүе сәбәпле, бер генә секция эшләде. Анда Зариф Бәширинең оныгы Энрике Бәшири дә чыгыш ясады. Ул чыгышын урысча ясады. Энрике Бәшири Уфада “Зариф Бәшири” исемле мәдәният һәм дуслык үзәген җитәкли. Рәссам буларак төп эшчәнлеге урыс православ дине, иконалар язу, библия мотивларыннан гыйбарәт.

Секция утырышында күпчелек чыгышлар урыс телендә барды.

Зариф Бәшири
Зариф Бәшири
Шуны да әйтергә кирәк, конференция алдыннан “Кызыл таң” гәзитендә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге институты хезмәткәре Салават Галимовның “Тукай һәм Бәшири” дигән язмасы чыккан иде. Анда шундый юллар бар: “Зариф Бәшири - Габдулла Тукай белән бер чорда әдәбиятка килгән язучыларның берсе. Әмма ул замандашы Тукай кебек халык яратып укый торган шагыйрь дә, оста язучы да булып китә алмый. Галимнәр, тәнкыйтьчеләр фикеренчә, ул Зариф Бәшири шигырьләренең әдәби яктан эшләнеп бетмәгән, түбән зәвыклы булуы белән бәйле. Моңа аның замандашлары - язучылар һәм шагыйрьләр дә игътибар итә. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һәм башкалар аның шигырьләрен тәнкыйтьләп чыгалар. Бәшири бу тәнкыйтьләрне күтәрә алмый булса кирәк, Тукайга булган үпкәсен ул гәзит-журнал битләрендә шигъри юллар белән белдерә.

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина
Зариф Бәшири белән Габдулла Тукай арасындагы мөнәсәбәтләр бигрәк тә 1908 елда кискенләшә. “Чүкеч” журналының җаваплы сәркатибе итеп билгеләнү Зариф Бәширинең үткен сүзле шигырьләрен бастыруга киң юл ача. Ә Тукай исә моңа каршы корал итеп шул чордагы үзе эшләгән “Әл-ислах” гәзитен файдалана. Бәшири Тукайның шагыйрьлек дәрәҗәсен төшерергә теләп, аны бары тик “тәрҗемәче” генә дип атап “Мөтәрҗим шагыйрь” шигырен яза:

Син дә Пушкин, Лермонтовның
Бозгалап шигырьләрен,
Шатланасың, түшне киереп,
Мин дә бит шагыйрь диеп.

Мәкаләдә Тукай белән Бәширинең кара-каршы язышулары, фикер каршылыклары турында сүз бара.

Пленар утырыш Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллинны 60 яше уңаеннан котлаулар белән ачылды.

Пленар утырышта иң кызыклы чыгышларны Башкортстан педагогия университетының урыс әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Рәиф Әмиров, Башкортстан дәүләт университеты Бөре бүлекчәсенең урыс теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, профессор Илдар Юнысов һәм Казан кунаклары ясады. Рәиф Әмиров “Башкортстандагы татар китабы” дигән темага фикерләрен ирештереп, 1917 елгы инкыйлабтан соң Башкортстанда татарча иҗат итү мөмкинлеге бетерелүе яки биредә калып башкорт язучысына әйләнү яки Казанга китү юлын сайлау турында искә төшерде. Башкортча иҗат иткән язучыларның әсәрләрендә татар милли рухы ярылып ятуын билгеләде.

Бөредән килгән галим Илдар Юнысов “Башкортстан татар язучылары географиясе” дигән темага чыгыш ясады. Ул Казанда 2009 елда көн күргән “Әдипләребез” икетомлыгы нигезендә Башкортстанда туган язучылар турында кызыклы саннар китерде. Аның сүзләренчә, “Әдипләребез”гә 607 язучы кергән. Шуларның өчтән икесе, атап әйткәндә 419ы Татарстанда туган. 94е, ягъни 14,5% Башкортстанда дөньяга килгән. Галим татар язучыларын иң күпләп биргән районнар дип Яңавыл, Чакмагыш, Илеш һәм Бәләбәй районнарын атады.

Дилбәр Булатова
Дилбәр Булатова
Конференциядә Казаннан, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтыннан ике галимә, филология фәннәре кандидатлары Диләрия Абдуллина һәм Ләйсән Бәдретдинова чыгышлары да чарада катнашучылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. Аларның берсе Башкортстандагы бүгенге татар шигърияте, икенчесе татар прозасы торышы турында чыгыш ясады.

Чара кысасында “Башкортстандагы хәзерге татар прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть” исемле антологияне тәкъдим итү чарасы узды. Бу үзенчәлекле китапка Башкортстанда яшәүче 25 татар прозаигы һәм тәнкыйтьчесе турында биография, библиография һәм әсәрләре бирелгән. Антологияне “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Булатова һәм Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина әзерләгән. Республикадагы татар әдәбияты буенча мондый антология тәүгесе.
XS
SM
MD
LG