Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә татарчаның "зеленодол диалектын" булдырганнар


Яшел Үзәндә
Яшел Үзәндә

Яшел Үзәндә татар теленең яңа диалектын уйлап тапканнар. Районга бәйле яңалыкларның татарчасын һич кенә дә аңларлык түгел.

Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең интернетта үз сәхифәсе бар, анда һәр район турында тулы мәгълүмат алырга була. Дөресрәге, тулы мәгълүмат алу каралган. Әмма чынбарлыкта бу бераз катлаулырак. Татар кешесе анда язган татарчадан күп нәрсә аңламаска да мөмкин.

Портал ике дәүләт телендә эшли, һәр район анда үз яңалыкларын урнаштырып бара. Шулар арасыннан Яшел Үзән (Зеленодол) хакимияте артык исе китмичә татарча мәгълүмат бирү өчен үз диалектын уйлап тапкан. Аның үрнәген районның рәсми сәхифәсендәге соңгы берничә яңалыктан күреп була (орфография һәм тыныш билгеләре сәхифәдәгечә бирелә):

Хәзер Яшел аланда укучынар 1- мәктәп булдыра алалар йөрергә мәктәпкә акчасыз . Иртәнге ашлар артыннан һәм төшке ашлар алар булалар түләргә шәхси карточка буйлап. Шул мәктәптә беренче тапкыр Татарстанда урнаштыру система "инфошкола", ничәнче бирә мөмкинлек балаларга һәм аталарга тутырырга баланс карталар һәм тикшерергә чыгымнар.

Бүлектә МВД г. Яшел Узеналан үтте көн ачканнар ишекләр тәрбияләнүчеләр өчен Үзәк балалар иҗатлар. Балалар килделәр музей тарихлар яшел узенләр милицияләр - тандылар тарихлар турында үсешләр, күрделәр медальләр һәм орден төрле вакытлар, форманы киемнәр кораллы сакчынар тәртип стражниклардан булгар Ханлыклар хезмәттәшләргә кадәр полицияләр безнең көннәр, күргәзмәне укчы, салкын һәм ату кораллар

Боерык Казаннар, составта ничәнче һәм чыгыш ясадылар яшел узенлеләр балалар, булды җиңүче белән шоу "Күпчелек биюләр". Финалда алар булдыра алдылар җиңәргә боерыклар Ростова-на-Дону һәм Түбәнге Новгорода.

Әлеге яңалыкларны укып берни аңламагач, Яшел Үзән районы идарәсенә шалтыраттык. Җәмәмгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Коршунов сүзләренчә, кадрлар дефициты сәбәпле бу эш өчен аерым кеше каралмаган.

“Хәзер мөмкинлекләрне эзлибез, махсус шул эш белән шөгыльләнүче кеше кирәк. Бәлкем килешү нигезендә ялларбыз.

Без бу проблеманы беләбез. Мин менә сүзлек белән утырам, инде минем фамилиямне ишетеп аңлагансыздыр. Миңа бу хакта әйткәннәре дә бар. Якын киләчәктә моны хәл итәрбез дип өметләнәм. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт", диде ул.
XS
SM
MD
LG