Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентлары контрольгә алына


2009 елда Казанда студентларның VI корылтае
2009 елда Казанда студентларның VI корылтае

Министрлык уку йортларына студентларның канунсыз эшчәнлеге турында хәбәр итеп торырга дигән күрсәтмә җибәрде.

Май бәйрәмнәре алдыннан Казанның берничә югары уку йортына Татарстан мәгариф министрлыгының махсус күрсәтмәсе килеп төште: мөгаллимнәр студентларның хакимиятләр белән килештерелмәгән чараларда катнашуын министрлыкка хәбәр итәргә тиеш була.

Уку йортларына шундый кисәтү җибәрү турында карар Татарстанның террорга каршы комитетының 12 апрель узган утырышында кабул ителгән.

Универсиадага әзерләнгән Казан студентларын шундый күзәтү астына алуның җирлеге бармы соң?

1 майга Казандагы уку йортларының барысында да диярлек укулар тәмамланды. Русия югары уку йортларының Казан филиалларында гына укулар дәвам итә, әмма алар да тиздән бетәчәк. 15 майга кадәр зачет һәм имтихан сессиясе тәмамланырга тиеш, диде Азатлыкка Татарстан студентлары лигасы рәисе Тимур Сөләйманов.

Татарстан студентлары лигасы президенты Тимур Сөләйманов
Татарстан студентлары лигасы президенты Тимур Сөләйманов
“Студентлар актив, студентлар төрле, аларның үз фикерләре бар. Алар, әлбәттә, төрле чараларда катнаша, үзләре дә оештыра. Сессия тәмамлангач та Универсиадага әзерлек башлана. Аларны чикләү дөрес түгел, минемчә. Аннары эш бит нәрсәдә, мондый күрсәтмә белән хакимиятләр студентларга үз мөнәсәбәтен белдерә. Ә яшьләргә максимализм дигән әйбер хас. Кемдер “юк”, дип әйтә икән, киресенчә алар аны эшли башлый. Бу миңа аңлашылмый,” диде Тимур.

Юристлар студентларның эшчәнлеге турында каядыр хәбәр итү аларның конституциядә каралган фикер белдерү ирегенә каршы, дип саный һәм бу хокуклары бозылса адвокатларга мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Декабрь аенда Казанда ялгыз пикетта катнашкан өч кешенең берсе, КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев үзенең канун бозмаганын мәхкәмәдә дәлилләде. Вахитов районы мәхкәмәсенең аны бу чарасы өчен 20 мең сум штрафка тарту карарын Татарстан югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарды. Мөгаллим студентларны канунсыз эшчәнлектән тыелырга чакыра.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
“Мәгариф министрлыгының бу күрсәтмәсе Русия конституциясенә каршы. Мондый күрсәтмә бирүнең хокукый нигезе бармы, дигән сорау туа. Ватандашлар үз фикерен канун кысаларында белдерергә хокуклы. Студентлар пикетта катнаша икән, алар үз карашларын белдерә. Урам җыены рөхсәтсез үтә икән - эйе, бу тәртипне бозу дип саныйм. Ләкин уку йортының моңа ни катнашы бар?” диде Азатлыкка Искәндәр Ясәвиев.

2013 елның 1 сентябреннән “Русия югары уку йортларыннан студентларны куу тәртибе” исемле яңа күрсәтмә көченә керә. Документ 2012 елның декабрендә Дәүләт думасында кабул ителде һәм Федерация шурасында расланды. Русия студентлар берлеге күрсәтмәдә укудан куу сәбәпләренең төгәл язылмавына ризасызлык һәм студентларның һәртөрле сәбәп, шулай ук "хакимиятләргә ярамаган эшчәнлек" алып бару сәбәбе белән куылу ихтималына борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG