Accessibility links

Кайнар хәбәр
Җирле халык һәм иминлек көчләре арасында бу көннәрдә бәрелеш чыккан Кытайның Cинҗан-Уйгыр автоном төбәгендә 20ләп кеше кулга алынган.

Бүген полиция өйләргә кереп тикшерү уздырганда кораллар һәм кулдан эшләнгән шартлаткычларны алуын әйтә. Узган атнада уйгырлар күпләп яшәгән төбәкнең тарихи Кашгар вилаятендә кабынып киткән низагта 21 кешенең һәлак булуы расланды.

Күп кенә уйгырлар хакимият тарафыннан барган басымнарга зарлана. Алар Пекин уйгырларның хокукларын исәпкә алмыйча, җирле кытайларга өстенлек бирүен әйтә.
XS
SM
MD
LG