Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер казанлы үз-үзенә ут төрткән


Иртәнге якта Казанның Гоголь урамында бер өлкән яшьтәге ир кеше агач башына менеп үз-үзенә бензин сипкән һәм ут төртү белән янаган. Ул прокуратура вәкилләре һәм телевидениеның килүен таләп иткән. Аның таләбе үтәлгәч ир кеше агачтан төшеп нәрсәдер аңлаткач барысы да тыныч кына төгәлләнгән. Ләкин инде кичке унберенче яртылар тирәсендә әлеге ир кеше ишегалдында үз-үзен яндырган. Утны үтеп баручылар сүндергән. Хәзер ир кеше хастаханәдә.

«Комсомольская правда» язуынча бу ир кеше күчемсез милекне рәсмиләштерүдәге проблемнар сәбәпле, үз-үзенә ут төрткән.
XS
SM
MD
LG