Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Царнаев эшен тикшерүгә комачаулаган өч кеше сак астына алынды


Бостон марафонындагы шартлауны оештыруда шикләнелүче Джохар Царнаевка карата җинаять эшен тикшерүгә комачаулауда гаепләнгән өч яшь кеше беренче мәртәбә мәхкәмә каршына басты.

Алар 14 майда үтәчәк киләсе мәхкәмә утырышына кадәр сак астына алынды. 19 яшьлек Казакъстан ватандашлары Азамат Тажаяков белән Диас Кадербаевның адвокаты әйтүенчә, алар 15 апрельдә өч кешене үтергән шартлауларны оештыруда шикләнелми. Царнаевның дуслары буларак алар бомба шартлату эшен тикшерүгә ярдәм итәчәк әйберләрне белә торып аның бүлмәсеннән алып китеп чүплеккә илтеп ташлауда гаепләнә. Кулга алынганнарның өченчесе, АКШ ватандашы Робел Филлипос тикшерүчеләргә ялган сөйләүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG