Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария"дә якыннары һәлак булучылар мәхкәмәгә ышанмый


"Булгария" фаҗигасе корбаннарының якыннары
"Булгария" фаҗигасе корбаннарының якыннары

Бүген Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсендә "Булгария" көймәсе фаҗигасенә бәйле мәхкәмә утырышы башланды. Апасы әлеге фаҗигадә һәлак булган Олеся хөкемгә тиешле кешеләр тартылмый дип саный.

"Булгария” фаҗигасенә июльдә ике ел була. Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томнан арткан. Нәтиҗәдә мәхкәмә каршында көймә капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитов, "Булгария" субарендаторы Светлана Инякина, Русия елга регистры белгече Яков Ивашов һәм Русия транспортын күзәтү идарәсенең ике хезмәткәре Владислав Семенов һәм Ирек Тимергазиев басты.

Бүген алар мәхкәмә утырышы узучы Казанның “Яшьлек” мәдәният сараена китерелде. Тыңлауларның нәкъ анда үтүе шаһитләрнең күп булуы белән аңлатылды.

Әлеге фаҗигадә йөкле килеш һәлак булган 30 яшьләр тирәсендәге керәшен татары Наташа Башуринаның (кыз фамилиясе) сеңлесе Олеся бу мәхкәмәләрдән файда юк, чөнки анда тиешле кешеләр хөкем ителми дип саный.

“Бу фаҗигадә гаепле булган югары түрәләр хөкемгә тартылмый. Шуңа әлеге мәхкәмә утырышларына баруны кирәк дип санамыйм. Әниләр апамның үлемен бик авыр кичерә, шуңа мин аларга берни әйтмим, үзем интернеттан күзәтеп барам”, дип елый-елый сөйләде Олеся.

Күпләр әлеге эшнең озакка сузылуын әйтә. Тикшерү эшләре берничә тапкыр кичектерелү сәбәпле, узган елның декабрендә тикшерүчеләр материаллар белән танышу вакытын мәхкәмә аркылы кыскартырга карар кылган. Мәхкәмә моны хуплады һәм бу эш 25 гыйнварда төгәлләнде.

Ләкин бүген Тимергазиев өстәмә материаллар белән танышу өчен тагын бер ай кирәк булуын әйтте, Семенов аның белән килеште.

Зыян күрүчеләр моңа канәгатьсезлек белдерде. “Алар вакытны суза. Инде күпме укырга була” дип кычкырды алар.

Хөкемдар бар якны да тыңлап материаллар белән танышу өчен бер ай түгел, ә ике атна бирде. Шулай итеп мәхкәмә тыңлаулары 27 майга кадәр кичектерелде.

Билгеле булганча, “Булгария” фаҗигасендә 122 кеше батып үлде, шуның 28 балалар иде.
XS
SM
MD
LG