Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне мыскыл итүдә гаепләнүче мәхкәмә алдына басты


Коръәнне мыскыл итүчегә мәхкәмә башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Коръәнне мыскыл итүче мәхкәмә алдына басты

8 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче Михаил Шаров эше карала башлады.

Шаровның адвокаты тиешле вакытка килеп җитмәү сәбәпле мәхкәмә соңарып башланды. Хөкемдар мәхкәмә утырышын ачып беренче сүзне шаһит Данис Сәфәргалиевка бирде. Сәфәргалиев Михаил Шаровның “Вконтакте” социаль челтәре битендә бу фотоны кайчан һәм ничек күрүе турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ул үз сүзләренә шулай ук, Михаил Шаровның интернет битендә бу фотолардан тыш, башка халыкларны да мыскыл иткән демотиваторлар күрүен һәм боларны прокуратурага биргән шикаять гаризасына тиешле дәлилләр белән теркәвен дә белдерде. Аның чыгышы җиде минут дәвам итте. Хөкемдар әллә ни күп сорау сорамады, шаһит сөйләгән арада ул фотолар, шикаять документлары белән танышты. Сәфәргалиев күбрәк прокурорның сорауларын җаваплады.

Данис Сәфәргаливтан тыш мәхкәмә утырышына тагын унлап шаһит килергә тиеш булса да, бу шаһитләр утырышка килмәгән булып чыкты. Хөкемдар башка шаһитләрне дә тыңлау өчен утырышны 22 майга күчерде. Бу көнне шаһитләр тыңланып бетмәсә, мәхкәмә утырышы 23 һәм 24 майларда да дәвам итәчәк.

Мәхкәмә алдыннан һәм аннан соң “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин ялгыз пикет уздырды. “Коръәнне һәм мөселманнарны мыскыл иткән Михаил Шаровка тиешле җәза бирелүен таләп итәбез” дигән шигарь күтәргән Наил Нәбиуллинга урамнан узып баручы урыс кешеләре дә килеп теләктәшлек белдерде. Араларыннан кайберләре бу эшнең махсус провокация өчен эшләнгән булырга мөмкинлеген фаразлады.

Мәхкәмә беткәч Михаил Шаровка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр белән татар милләтчеләре арасында бәхәс булып алды. “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкиле Айрат Шакиров Михаил Шаров белән бәхәсләшеп, аннан эшләгән эшләре өчен гафу үтенүен таләп итте. “Сезнең хәрәкәтнең эшләгән эшләре башка халыкларны, диннәрне мыскыл итүдән гыйбарәт. Үзегезне башка милләтләрдән өстен куюны туктатыгыз”, дип Шакиров Шаровның йөзенә бәреп әйтте.

Бу бәхәснең зурга китәчәген сизеп алган мәхкәмә сакчылары Шаровны аерып алып мәхкәмә бүлмәсенә кертеп җибәрде. Урамда да бәхәсләшеп алганнан соң ике як тарафдарлары бераздан таралышты.
XS
SM
MD
LG