Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда рус милләтчеләренә дә игътибар иттеләр


Русия гомумхалык берлеге Казан бүлегенең әләме
Русия гомумхалык берлеге Казан бүлегенең әләме

Русия гомумхалык берлегенең Казан бүлеге башлыгы урынбасары Витольд Филлипов ун тәүлеккә ябылды. Рус милләтчесе Михаил Шаровның өендә тентү булды.

«Филлипов Яңа елны ябылуда каршылар, мөгаен, аны чыгармаслар», дип белдерде Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте дигән төркемнең рәис урынбасары Михаил Щеглов Азатлык радиосына.

24 декабрь көнне мәхкәмә иҗрачылары (судебные приставы) административ тәртип бозган өчен штраф үз вакытында түләнмәгән дип иртәнге биштә Филлиповның өенә килә. Филлипов үз вакытында булмаса да, бу хәлгә кадәр үк, 8 декабрьдә, штрафны инде түләгән була. Ул түләү кәгазен күрсәтсә дә, аны Казанның Совет районындагы алтынчы бүлекнең килештерү хөкемдары янына алып китәләр. Хөкемдар Надежда Чулюкина Филлиповны ун тәүлеккә ябып кую карары чыгара. Мәхкәмә карары шикаять ителгән, әмма шикаять кире кагылган.

Витольд Филлипов
Витольд Филлипов
«Моның артында актив рус яшьләренә басым ясарга тырышу ята. Ниндидер проблемнарны күтәрергә тырышканнарга хәзер бәйләнә башладылар. 4 ноябрьне генә алганда да, мәхкәмә урам йөрешендә катнашуда гаепләп, аларның һәркайсына унар мең сум түләү карары чыгарды. Яшьләргә һәм аларның гаиләләренә икътисади яктан геноцид башланды. Басымны яшьләрнең лидерларыннан башлауның нигезендә хәрәкәтне бөтенләй юкка чыгару теләге ята", ди Щеглов, үзе дә шовинистик карашлары һәм белдерүләре белән танылган шәхес.

4 ноябрьдә “Безнең йорт – Татарстан” дип аталган концерт үткән Халыклар дуслыгы йортына таба барганда полиция 70ләп рус милләтчесен тоткарлаган иде.

Русиянең сәүдә-икътисад университеты яңа ел алдыннан гына сәяси каршылык үзәгенә әйләнде. Студентлар әлеге уку йортының автоном булып калуын таләп итеп укуларын туктатты, ректор Сергея Бабурин урынына куелган яңа җитәкчене эш бүлмәсенә кертмәс өчен киртәләр корды. Бөтен Русияне шаулаткан гауга әлегә студентлар файдасына чишелде.

Бабурин - Русия гомумхалык берлеге дигән иҗтимагый-сәяси милләтчел хәрәкәт башлыгы. Щеглов фикеренчә, Казанда да әлеге уку йорты җитәкчесенә теләктәшлек белдереп берәр төрле сәяси чара оештырмасын, дип Филлипов махсус ябылган булырга мөмкин.

Филлипов тоткарланганның соң ике көн үткәч, Татарстанда экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләре икенче бер рус милләтчесе, активист Михаил Шаровның өендә тентү үткәрде. Полиция аның компьютерын, ноутбугын, кесә телефонын, документларын һәм куен дәфтәрен алып китте. Полиция хезмәткәрләре бу тентүнең аңа карата ачылган җинаять эше белән бәйле икәнлеген генә әйткән. Шаров та 4 ноябрьдә Казанда урыс милләтчеләре катнашкан урам йөрешен оештыручыларның берсе.

Щеглов фикеренчә, рус милләтчеләрен тоткарлаулар тагын булырга мөмкин. Штрафны вакытында түләмәгән дигән сылтау белән кулга алынган Филлиповка карата ябылу урынында көч куллану, рухи басым булу мөмкинлеген дә кире какмый ул.

Бу тоткарлау һәм тентүләргә бер атна кала Татарстанда яңа бер Рус милли-мәдәни җәмгыяте төзелү турында игълан ителгән иде. Аның җитәкчесе – Казан федераль университеты профессоры Василий Носов, шушы оешманың сәясәт белән шөгыльләнмәячәген, “рус мәдәниятенә һәм Татарстандагы рус мәгарифенә ярдәм итәчәген” белдерде.

Моңа кадәр Казанда, татар теленә, гомумән бар татарлыкка кискен каршы чыгып килгән, урыс империячелеген яклаган, башында Александр Салагаев торган башка бер төркем – Рус мәдәнияте җәмгыяте эшләп килә иде.

Аның әгъзалары татар теленә каршы пикетлар, урам җыеннары үткәреп торды, интернетта коткы тарату белән шөгыльләнде. Русиянең яңа мәгариф кануны әзерләнгәндә дә аңа багышланган “Тел сәясәте өлкәсендә кануннарны камилләштерү һәм Русиядәге халыкларның этно-мәдәни теләкләрен канәгатьләндерү” дип аталган киңәшмәгә Мәскәүгә әлеге җәмгыять вәкилләре генә чакырылган иде.

Казандагы рус милләтчеләре әлегә кадәр, бигрәк тә хакимияткә янә Путин кайткач, Мәскәүнең үзләрен яклавына ышанып килде. Алар Татарстанда татар телен, тарихын, мәдәниятен үстерү чаралары турында Мәскәүгә җае чыккан саен әләкләр язып торды.
XS
SM
MD
LG