Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Бабич урыс милләтчеләрен тынычланырга чакыра


Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич
Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич

Русия президентының Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич урыс милләтчеләрен Татарстанда низаг чыгарырга маташуда гаепли.

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич Татарстанда урысларның хокуклары кысылу турында гаепләүләрне кире какты. Түбән Новгородта үткән матбугат очрашуына Татарстандагы урыслар мәсьәләсен урыс милләтчелеге юнәлешендә эшләүче “Регнум” хәбәр агентлыгы күтәргән иде.

“Бу сорауның каян чыгуын аңламадым. Татарстан тулысынча толерантлык күрсәтә. Анда татарлар да, татар булмаганнар да яхшы яши”, диде Бабич.

Бабич Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бу турыда даими сөйләшеп торуын да әйтеп: “Килеп туган мәсьәләләрне баланслау өчен даими рәвештә уртак эш алып барыла”, диде.

“Милләтара нәфрәт уяту өчен мондый сораулар ташлау кабул ителмәячәк”, дип Русия президенты вәкиле Татарстан хакимиятләре белән нәтиҗәле эш баруын белдерде.

Соңгы елларда Татарстанда бер төркем урыс милләтчеләре татар телен мәктәп програмнарыннан алдыру максатына ирешү өчен республикада урысларның урыс телен өйрәнү хокуклары кысылуы турында урыс милләтчеләрен яклаучы матбугат чаралары аша чаң кагып килә. Республикаларда милли телләрне өйрәнүне киметү максатында әзерләнүче яңа мәгариф кануны турында Дәүләт Думасында фикер алышуларга да Татарстаннан шул урыс милләтчеләре генә чакырыла.
XS
SM
MD
LG