Accessibility links

Төркиядә ике шартлауда кырыклап кеше үлгән [видео]


Төркиядә шартлауларда кырыклап кеше үлгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Төркиядә шартлауларда кырыклап кеше үлгән

11 майда Төркиянең Сүрия чиге янындагы Рәйханлы шәһәрендә шартлаткыч куелган ике машина шартлау нәтиҗәсендә, рәсмиләр әйтүенчә, кырыклап кеше һәлак булган, йөздән артыгы җәрәхәтләр алган. Шартлаулар мэрия һәм почта бинасы янында булган. Җаваплылыкны әлегә беркем дә үзенә алмады.

Төркиянең бу шәһәре аша Сүриядән качаклар агыла. Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы фетнә башланганнан соң Рәйханлыда аларның саны инде 300 меңнән арткан. Төрек рәсмиләре сыенуны качакларга гына түгел, Әсадка каршы көрәшүче гыйсъянчыларга да бирә. Әнкара Сүрия гыйсъянчыларының төп тарафдары санала.

Төркия премьер-министры урынбасары Бүләнт Арынч бүгенге шартлаулар артында Әсад тарафлы көчләр тору ихтималын белдерде.

Җирле күзәтүчеләрнең күбесе фикеренчә, бүгенге шартлаулар Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның 16 майда АКШка булачак сәфәренә туры китереп махсус башкарылган.
XS
SM
MD
LG