Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада "Чакырылмаган кунак татардан яманрак" дигән реклам тактасын алмаштыра башладылар


Читада “Вечорка” газетасы "Чакырылмаган кунак татардан яманрак" дигән урыс мәкале язылган реклам такталарын “Кәҗәне бакчага керттек” дигәнгә алмаштыра башлады.

Читада өч ел элек кенә чыга башлаган “Вечорка” газеты май башында бу мәкальләр урнаштыруны “юбилей уңаеннан” дип аңлатты. "Чакырылмаган кунак татардан яманрак" дигән реклам тактасы 60 урында куелган иде. Полиция монда экстремизм чалымнары тапмады.

Күпләр әлеге чараны губернатор алмашу белән аңлатты. Өлкәдә 17 ел губернатор булып торган Равил Гениятуллин 1 мартта үз вазифасыннан китте, аның урынына Русия Дәүләт думасы депутаты Константин Ильковский куелды.
XS
SM
MD
LG