Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафу ит безне, Динә!


Динә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясый
Динә Гарипова ярымфиналда чыгыш ясый
Евровидение дия торгач, килеп тә җитте, узып та бара. Их, вакыт дигәнне кире әйләндереп, берничә көн өстәрлек булсын иде дә бит ул! Бәлки татарлар да, мыштыртый торгач, оешып җитәрләр иде, яшелле, кызыллы-аклы байракларын күтәреп, түбәтәй-калфак, читекләрен киеп, чәк-чәкләрен төяп, Швециянең шул Мальмесына “яу төшәрләр” иде. Күп итеп, сабантуй хәтле халык җыеп, мәйданнарын тутырып йөрерлек итеп.

Ну, татар иптәшләр, хөрмәтле милләттәшләр, нәрсә комачаулады соң безгә дөньяның якасына ябышып, гармуннар тартып, Европа урамнары буйлап рәхәтләнеп бер киерелеп җырлап кайтырга? Динәгә татарларның ярдәме, теләктәшлеге, янәшәдә булуы кирәк идеме? Кирәк иде! Татарлар, татарлар дип лаф орабыз, милли үзаңны үстерергә, милләт белән горурланырга өндибез. Шулай булгач, татарларның үзләре өчен кирәк идеме Швециягә барып, Динәнең чыгышын куәтләп кайту? Кирәк иде, әлбәттә! Ну, ник соң татарның акылы арттан йөри?

Хәзер интернетта “их, ник бармадык соң, ник Динәгә теләктәшлек күрсәтергә җыелышып китмәдек соң” дигән комментарлар күренә башлады. Их шул. Барыбызга да оят булырга тиеш! Яп-яшь, саф балакаебыз, үзебезнең татар кызыкаебыз, йомшак куянкаебыз берүзе Швециядә көрәшә, экраннардан күренеп тора – аның тирәли әллә-нинди куркыныч абзый-түтәйләр акырыша, һәркем үзенең байракларын, маскаларын, киемнәрен сөйрәп килгән. Урам тутырып төркем-төркем булып, бөтен илләр җырлашып йөри, үз җырчыларының исемен кычкыралар, фото-рәсемнәрен күтәрәләр. Ә мескен татар баласы турында искә алучы да юк.

Шулай инде, татар кызы өчен урыслар, яисә яһүдиләр акырып йөрергә тиеш түгелдер. Кемгә кирәк ул синең татарың. Болай да бит инде интернетта мәскәүләрнең эче кайный – Динәне ничек кенә чәйнәргә белмиләр, киеменнән башлап, кыяфәтенә кадәр тәнкыйть утына тоткан булып, бетереп аталар, кабәхатләр. Фейсбук тулы. Үзләре беләләр югыйсә – Динә иң шәп җырчы, җиңеп үзен күрсәткән кыз. Ә юк, чәйнәргә кирәк, чөнки ул – татар! Дөрес эшлиләр, татарларга тагын бер каты сабак – татарны татардан башка кеше якламаячак, һәм үзебез оешмаганда, беркем дә безне оештырмаячак.

Ә бит Евровидениегә Динәнең барачагы билгеле булгач ук, татар яшьләренең актив өлеше арасында ыгы-зыгы булып алды, шул ук көнне: “Динәбезне яклап торырга, байраклар күтәреп көч-куәт биреп торырга җыелышып барырга кирәк!” – дип яндылар алар. Шул ук көнне маршрутны ук билгеләделәр, ничек барсаң, уңайлырак килеп чыгар микән дигән әңгәмәләр дә китте. Хәзерге заманда актив яшьләрнең барып җитәчәгенә бөртек кадәр шигем дә юк иде мәсәлән минем. Күпләп барырлар, экраннардан Татарстан байракларының җилфердәп торуын, татарларның бердәмлеген күреп горурланачагымны күз алдыма китереп бетергән идем бит инде югыйсә. Тәки оешып бетә алмадык шул. Динәне үзен генә калдырдык. Динә кире кайткач, күзләренә ничекләр карарбыз? Гафу ит безне, Динә, әкрен кыймылдый торган халык шул инде без – татарлар!

Юк, чыннан да, татарлыкны, “Менә, без – татарлар! Безнең кызыбызның тавышы Русиядә иң шәп тавыш! Без үзебезнең милләтебез белән горурланабыз!” – дип күкрәк киереп, Европа тутырып йөрерлек форсатның шушыннан да яхшырагын кайчан табар идек әле? Бу мөмкинлек гасырга бер генә мәртәбә бирелсә биреләдер, ә күпчелек халыклар мондый бәхет турында хыялланып та карамый! Хәзерге мөмкинлекләр заманындамы? Чык та кит бит инде. Яндекс картасыннан караганда, 3300 чакрым тирәсе, тәгәрмәчтә ике көн тирәсе барасың инде рәхәтләнеп.

Юк, егетләр, юк, эшләп, оештырып бетермәгәнлекнең менә дигән гафу итмәслек мисалы. Әйтик, яшьләр берләшеп барабыз дисәләр, Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллинга мөрәҗәгать итсәләр, ул аларга автобус табып бирә алмас идеме инде? Татар конгрессы ни өчен соң ул алай булгач, шундый бик мөһим чакта да, татарлык факторын күтәреп чыкмаслык булгач? Автобус, бераз ярдәм сорасалар, Динәнең туган җире – Яшел Үзән җитәкчелеге зур бер автобус биреп тормыймы инде? Бирә, әлбәттә! Берне генә дә түгел, икене, өчне! Яшел Үзән халкын төяп җибәрә! Ахыр чиктә, баручылар үзара җыелышса да, әллә нинди куркыныч, күтәрә алмаслык чыгым да түгелдер әле ул. Тик, сорамадык, бармадык, уйламадык, бирмәлеләр, оешмадык, татар баласын якларга бармадык. Ташладык. Авыр, үтә җаваплы чакта үзен генә калдырдык.

Ә бит берничә автобус төялешеп барырга, Европа әйләнергә, бөтенебезгә дә Динә, татарлар, Татарстан, универсиада турында ТВ каналларына тик такылдап йөрергә була иде! Татар конгрессына – зур симез “икеле”! Чөнки яңача эшли башларга, хәрәкәтчәнрәк, мобильрәк була башларга күптән вакыт бит инде, чынлап та, иптәшләр! Зур, иске теплоход шикелле көчкә кымшанып, татарларны ничә елга бер Казанга җыеп лыгырдап утырганчы, заманына, вакытына, чарасына карап, эскренный, ашыгыч, “кызган табадан” төшкән җыен-конгресслар уздырырга өйрәнергә вакыт. Чөнки, иманым камил, Казанга килгән кадәр татарның яртысы, чиреге бүген Мальмеда булса, милләтебезне танытудагы файда дистәләгән, йөзләгән мәртәбә артыграк булачак иде!

Ә Европа яшьләре берлеге нишли соң әле анда? Алар кая? Ник тыннары да чыкмый? Соң, берләшергә, дуслашырга, җырлашырга, ”Без – татарлар!” – дип байраклар күтәреп йөрергә менә дигән мөмкинлек иде бит инде югыйсә? Инде шунда яшисез, кулларыгызда – шенген, эш белән уку арасында берничә сәгать табып әйләнеп килеп булмыймы, татарлык хисләре шулай бик бимазалагач? Әллә Европада татарлык модада түгел һәм татарлар үзләренең татарлыгыннан ояламы? Мальмеда байрак болгап, җырлап, Динәне яклап кайтсагыз, шундук: “Бер җүнле эш эшләделәр ичмасам, маладсылар”, – дип мактарлар иде үзегезне.

Кыскасы, Европа кадәр Европада яшәп тә Динәкәйгә теләктәшлек белдерергә бармау – икеләтә, өчләтә, йөзләтә җинаятьлек, битарафлык. Ә мактаулы, “Бөтен дөньяга күрсәтә торган, бөтен дөньяны күрсәтә торган “Яңа гасыр” камералары, хезмәткәрләре кая? Кая ТНВ-Планета? Ник иң матур тавышлы татар баласы артыннан он-лайн ияреп йөрми ул?

Кыскасы, хәзер меңләгән сәбәпләр, акланулар уйлап чыгарып утырсак та, ачы чынбарлык шул – Швециядә Динә үзе генә көрәшә. Татар чираттагы мәртәбә үзенең бердәмсезлеген, милләтәшенең уңышына битарафлыгын, төкереп бирүен, бөтенләй кызыксынмавын һәм башка бик ямьсез якларын күрсәтте. Бәлки татарның чын йөзе шундыйдыр? Гафу ит инде безне, Динә! Син чын татар кызы – чибәр, көчле, сөйкемле, тыйнак, белемле, сәләтле, без синең белән горурланабыз, сокланабыз! Тик виртуаль рәвештә, читтән генә. Менә шундый инде без – татарлар. Их! Ә 18е – финал.

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG