Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейлар Петербур халкының толерантлыгын тикшерә


Петербурда 1 май йөреше
Петербурда 1 май йөреше

Петербурның Марс кырында ЛГБТ активистлары Волгоградта вәхшиләрчә үтерелгән Владислав Торновойны искә алачак. Анда җыелу өчен хакимиятләр рөхсәте кирәкми.

Мәскәү хакимиятләре 25 майга планлаштырылган йөрешне уздырырга рөхсәт итмәде. Русия башкаласындагы бу хәлне алдан фаразлап була иде, гей һәм лесбияннар хәрәкәтенең бер чарасына да рәсми рөхсәт булганы юк.

Сингапурдагы ирекле сүз почмагы
Сингапурдагы ирекле сүз почмагы
ЛГБТ активистлары Петербур хакимиятләренә 17 майда Һомофобиягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләү өчен җыелачаклары турында хәбәр итте. Шәһәр үзәгендә Марс кыры дип аталган паркның бер өлеше Лондондагы Hyde Park, ягъни ирекле фикер белдерү урыны буларак билгеле. Анда җыелыр өчен рәсми рөхсәт кирәкми, хакимиятләргә җыелу нияте турында алдан хәбәр итү җитә.

Петербур активистлары 2009 елдагы президент Дмитрий Медведевның Русия шәһәрләрендә “ирекле фикер йөртү урынын” (башка илләрдә “Speakers' Corners” буларак билгеле) булдыру тәкъдимен тормышка ашырды. 2009 елның апрелендә Лондонга сәфәрендә Медведев бу урынны күргәч “Русия шәһәрләрендә дә шундый “Һайд парклар” булдыру мөмкинлеген тикшерәчәкбез” дигән иде.

Владислав Торновой
Владислав Торновой
ЛГБТ активистларының “Выход” оешмасының матбугат бүлеге башлыгы Ольга Ленкова җомга көнне бу урынга 100гә якын кешенең килүен көтә. Җыен 9 майда Волгоградта вәхшиләрчә үтерелгән Владислав Торновой исемле егеткә багышлана.

Владиславны Җиңү көнен бергә бәйрәм итеп утырган танышлары шешә белән көчләгәннәр, яндырганнар, башына таш ташлап үтергәнәр. Моның өчен җәзаны йомшартырга тырышып алар Владиславны гей булганы өчен кыйнаганын сөйләгәннәр. Бу егетнең үлеме турында мәгълүмат чараларында хәбәрләр күп булмады.

Петербур җыенына рәсми рөхсәт кирәк булмаса да, аңа каршы чыгучылар бар. Гей пропагандасына каршы канун авторы депутат Виталий Милов хакимиятләргә бу җыенны тыю үтенече белән мөрәҗәгать итте. Петербур активистлары аның 1 майда үзенең Твиттерында язган сүзе өчен прокуратурага шикаять җибәрде. Твиттерда Милов 1 май бәйрәмендә гейларның байраклары фотосы астына “икенче юлы без аларга Воронежны күрсәтербез, туйдык моннан” дип язып калдырган иде.

20 гыйнварда Воронежда өлкә канун чыгару шурасы гей пропагандасына каршы канунны тикшергәндә канунга ризасызлык белдергән бер төркем гейларга үтә уңчы яшьләр һөҗүм итеп имгәнүчеләр дә булган иде. Шул чакта Милонов Воронежның экстремист яшьләрен мактап чыкты.

Петербур активистлары җомга көнне үтәчәк җыен алдыннан полициядән бернинди дә кисәтүләр яки чикләүләр алмаганын белдерде.
XS
SM
MD
LG