Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты: "Татарстанда җыелган салымның 72% Мәскәүгә китә"


Айрат Хәйруллин (у) Татарстан президенты белән очрашу вакытында күршесе белән фикер алыша
Айрат Хәйруллин (у) Татарстан президенты белән очрашу вакытында күршесе белән фикер алыша

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутат, эшмәкәр Айрат Хәйруллин фикеренчә, салымнарның шундый зур өлеше Мәскәүгә китеп баруы гадел түгел. Бу үзен федерация дип атаган Русиянең чамадан тыш үзәкләштерелгән булуын күрсәтә.

"Татарстанда җыелган барлык салымнарның 72 проценты Мәскәүгә китеп бара, республикага бары 28 проценты гына кире кайта" дип яза Дума депутаты, танылган эшмәкәр Айрат Хәйруллин. Аның шушы белдерүе җомга көнне “Бизнес online” сәхифәсендә бәян ителде. Хәл ителмәгән проблемнары үзендә дә муеннан булган төбәк өчен бу һич кенә дә гадел нәрсә түгелдер, дигән фикергә килә Хәйруллин.

Бу сан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җомга көнне Мәскәүдә, Татарстанны Русия парламентында вәкиллек иткән депутатлар белән очрашуында яңгыраган. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан шушы җыелышта сүз нигездә Татарстаннан сайланган депутатларның Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен ныграк яклавына ирешү турында барды. "Татарстанның төрле федераль програмнарда катнашуы депутатларның актив эш алып баруыннан тора", дип белдерде очрашуда Миңнеханов. Бу юнәлештә алар үз партияләренең сәяси максатларын онытып, беренче чиратта Татарстан мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә тиеш, дип саный Миңнеханов.

Үзен федерация дип атаган Русия чынбарлыкта нык үзәкләштерелгән бер дәүләт булып тора. Очрашуда яңгыраган сан - 72% салымның Мәскәүгә китеп баруы - моны бик яхшы сурәтли. Шуның бер өлешен Татарстан төрле федераль програмнарга кушылып кире кайтара ала, әмма бу инде беренче чиратта, Казанның федераль хөкүмәткә барып соранып йөрүенә, ягъни үз акчасына гаҗизләнеп йөрүенә бәйле. Үзәк хөкүмәт тә нигездә акчаны үзенә ошаган, империяне ныгыткан проектларга гына бирә.

Өстәвенә, федераль матбугатта еш кына Татарстанга шундый проектлар аша чамадан тыш акча бирелә дип хәбәр ителеп тора, гәрчә Мәскәү аша әйләнеп кайткан акчаларның зур өлеше Универсиада кебек гомумфедераль проектларны финанслауга китә.

Моңардан тыш Айрат Хәйруллин тагын бер мөһим сан китерә: "Тарихтан беләбез, Татарстан җир куеныннан (үзәк файдасына) 3 миллиард тон нефть чыгарылды, ә кайбер авылларыбызга юлларны без әле менә хәзер генә сузабыз", ди Дума депутаты, ул миллиардларның Татарстанны читләтеп узуына ишарә итеп.

Миңнеханов Русия парламентындагы Татарстанн депутатлары белән очраша [tatarstan.ru видеосы]

XS
SM
MD
LG