Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка фотожурналисты татарны таныта


Элисон Шуман фотокүргәзмәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Элисон Шуман фотокүргәзмәсе

Нью-Йорк фотожурналисты Элисон Шуман Татарстандагы динара дуслыкны дөньяга таныту өчен инде берничә ел буе биредәге мөселманнар белән христианнар тормышын фотоларга төшерә. 17 майда Казанның заманча сәнгать галереясендә әлеге эшнең нәтиҗәсе - “Манаралар һәм гөмбәзләр” дигән фотокүргәзмә ачылды.

Дөньядагы динара тотрыксызлык өчен борчылып яшәүче фотожурналист Элисон Шуман моннан берничә ел элек толерантлык үрнәген күрсәтүче фотопроект эшләргә уйлаган. Русия турында хәбәрдар булган Элисонны дини түземлелеге белән аерылып торган Татарстан кызыксындырган. Биредәге динара дуслыкны бөтен дөньяга сөйләү өчен ул әлеге проектын башлап, республикага юнәлгән.

Элисон Шуман
Элисон Шуман
“Мондагы кешеләр динара дуслыкның уникаль әйбер булуы турында хәтта уйланмый да. Бу мине шаккатырды. Биредә дини түземлелек гадәти әйбер. Ул шулай булган һәм булачак та. Бу бик әйбәт. Без мондый уңай үрнәкләр турында дөньяга сөйләргә тиеш”, диде Азатлыкка Элисон.

Өч елга якын ул республикадагы мөселманнар һәм христианнар тормышын күзәтеп фотосурәтләр төшерә. Аларда дини тормыштан кала татарларның көндәлек тормышы да сурәтләнгән. Кайбер фотоларда гади татар авыл халкы да тасвирлана. Элисон районнарда да булып кайткан.

Фотоларның иң уңышлыларын Элисон “Манаралар һәм гөмбәзләр” дигән фотокүргәзмәсендә тәкъдим итә. Биредә 40лап фотосурәт эленгән. Аларның күпчелегендә мөселманнар, татарлар тормышы чагыла.

Элисон Шуманның фотолары тупланган китап
Элисон Шуманның фотолары тупланган китап
Казанга кадәр бу фотокүргәзмә Тифлис шәһәрендә булып кайткан. Киләчәктә ул Кушма Штатларга китәчәк. Әлеге фотосурәтләрне туплап Элисон китап та бастырган.

“Америкада бу фотолар белән кызыксындылар. Китапны сатып алучылар да булды. Әлегә бу проект турында бик белмиләр. Киләчәктә бу күргәзмә Америкада тәкъдим ителер дип өметләнәм ”, диде ул.

Элисонның бу беренче генә проекты түгел. Нью-Йорктагы 11 сентябрь хәлләреннән соң ул махсус Техаска барып, андагы мөселманнарның көндәлек тормышын чагылдырган. Моның белән ул мөселманнар турында әйбәт фикер булдырырга тырышкан. Моннан тыш ВИЧ белән авырган яшүсмерләргә, чибәрләр бәйгесенә багышланган проектлар эшләгән.

Алдагы айларда Элисон Татарстанда булырга уйлый, ул татар авылындагы чын Сабантуйны күреп, фотосурәтләр ясарга планлаштыра.

Күргәзмәдән фотосурәт
Күргәзмәдән фотосурәт

Күргәзмәдән фотосурәт
Күргәзмәдән фотосурәт

Күргәзмәдән фотосурәт
Күргәзмәдән фотосурәт

XS
SM
MD
LG