Accessibility links

Жерар Депардье Саранскида бизнес ача


Саранскида теркәлгән һәм фатиры булган Франция актеры Жерар Депардье Мордовиягә кире кайтып эшкуар буларак теркәлү ниятен белдерде. Актер Саранскида кино, театр сәнгате һәм фестивальләр оештыру өчен "Жерар Депардье мәдәният үзәген" ачачак. Шулай ук ул беренче килүендә ресторан ачу ниятен дә белдергән иде.

Гыйнвар башында президент Владимир Путин Депардьега Русия мәдәнияте һәм киносына зур өлеш керткәне өчен Русия паспортын тапшырды. 23 февральдә актер Мордовия башкаласына килеп теркәлде.

Депардье Саранскидагы бу планнарының җитди булуын белдерде. Актер шулай ук 2018 елгы футбол беренчелеген әзерләү һәм оештыру өчен Мордовия вәкиле итеп билгеләнде. Уеннар Саранскида да үтәчәк.
XS
SM
MD
LG