Accessibility links

"Дини мәгариф – милләтне саклау коралы"


Секция утырышында катнашучылар (сулдан Марат Мәрданшин, Рөстәм Шәйхивалиев)
Секция утырышында катнашучылар (сулдан Марат Мәрданшин, Рөстәм Шәйхивалиев)

Дини мәгарифкә тиешле игътибар булмау, мәдрәсәләрне саклап калмау милләтне аянычлы хәлгә илтәчәк дип саный имамнар. Бу хакта татар имамнары җыены кысаларында узган "Ислам дине һәм мәгърифәт" секциясендә әйтелде.

Бу атнада Казанда узган IV бөтенрусия татар дин әһелләре форумы кысаларында “Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте”, “Ислам дине һәм мәгърифәт”, “Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе” кебек темаларга секция утырышлары узды.

Русия Ислам университетында үткән “Ислам дине һәм мәгърифәт” секциясендә дини мәгариф, мәдрәсәләрнең бүгенге хәле, финанс авырлыклар, халык әхлагы проблемнары игътибарга алынды. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев дини мәгариф өлкәсендәге проблемнар инде гасыр буена чишелмәве, аларга карата игътибарсызлык милләтне начар хәлгә төшерүе хакында сөйләде:

“Узган гасырда безнең халык дин әһелләренә, муллаларга, дини мәгарифкә тиешле бәя бирмичә бер ялгышты инде. Бу ялгышу милләтнең бүгенге мескен хәленә төшүгә сәбәп булды. Садри Максуди 1914 елның 13 февралендә ясаган чыгышында: “Безнең имамнар бүгенге көнгә кадәр динебезне, милләтебезне һәм телебезне сакладылар. Шуның өчен без аларның эшләрен яхшырту, тормыш хәлләрен яхшырту турында тиешенчә кайгыртырга тиеш” дип әйткән. Бу сүзләргә йөз ел вакыт узды. Муллаларга, дин әһелләренә булган мөнәсәбәт йөз ел эчендә аз гына да үзгәрмәде.

Мәдрәсәләрнең хәле дә шулай ук. Бөтен ил баеганда мәдрәсәләрне шушындый хәлдә тоту оят. Узган гасырдагы дини мәгарифкә булган мөнәсәбәт милләтне үлем хәленә төшерде. Бүгенге муллалар үлеп барган милләткә ясин чыгара. Мин муллаларны мыскыллап әйтмим. Күпме генә муллаларны күмәргә тырышсалар да алар ясинне татарча чыгара. Татар телен бүген рәсми рәвештә шушы муллалар гына куллана. Дини мәгариф бүгенге көндә милләтне саклаучы бердән-бер корал.”

Дәүләтнең дингә мөнәсәбәте милләт киләчәген билгели

Рөстәм хәзрәт үз чыгышында татар халкының бүген әхлакый яктан түбән дәрәҗәгә төшүен билгеләп үтте, 20 еллар элек дин иреге бирелгәннән соң, дини фәннәр өйрәтелсә дә, әхлак өйрәтелмәде, дип сөйләде ул. Мөселманнарның бердәмсезлеге дә шушы әхлаксызлыкның нәтиҗәсе, ди Рөстәм хәзрәт. Дәүләтнең дингә карата мөнәсәбәтенең милләт киләчәгенә йогынты ясаячагына басым ясады ул:

“Дини фәннәр яхшы өйрәтелде, әмма әхлак өйрәтелмәде. Шуның өчен гакыйдә, гыйбадәт мөселманнарны берләштерер урынына, таркалуга китерүче бер сәбәпкә әйләнде. Әхлак, гомумән, безнең халыкка җитми. Шуңа күрә дин әһелләренә бәя биргәндә дә, аларның әхлагына карап бәя бирергә кирәк.

Рөстәм Шәйхивәлиев
Рөстәм Шәйхивәлиев
Башка халыклардан аермалы буларак, безнең халык мәчетләргә имамны тыңларга түгел, ә имамны өйрәтергә килә. Мин имамнар әхлаклы, халык әхлаксыз дип әйтмим, имамнар да халыкның бер өлеше булып тора. Барыбызга да бер Коръән, бер пәйгамбәр килгән. Гайшә анабыздан пәйгамбәребезнең әхлагы турында сорагач: “Аның әхлагы - Коръән иде”, дип җавап биргән.

Мәктәптәге дөнья әхлагы - ул чынлыкта урам әхлагы. Аның дәвамы - бер җенесле никахлар, гейлар. Ахыры - милләтнең юкка чыгуы. Дәүләтнең бүгенге көндә дингә карата нинди сәясәт алып баруы милләтебезнең киләчәген билгели. Ә дингә булган мөнәсәбәт дини мәгарифкә булган мөнәсәбәттә күренә.

Дини мәгариф системын күтәрергә кирәк, чөнки укыту системында бүген нәрсә чәчсәк, шуны киләчәктә алабыз. Совет чоры диннәрне ничек бетерергә тырышты? Иң баштан дини укыту системы белән көрәш алып бардылар. Аны туктаттылар, халыкка галим, укыган кешеләр килүдән туктады.

Мәчет-мәдрәсәләр, уку-укыту дип әйткәндә, күп вакыт, бигрәк тә ул дөньяви галимнәргә кагыла, бездә җәдидчә булырга тиеш диләр. Әмма онытмаска кирәк: Шиһабетдин Мәрҗәни дә, Ризаэтдин Фәхретдин дә һәм башкалар да җәдиди түгел, ә кадими мәдрәсәләрдә укыган һәм алган гыйлемнәре аларга җәдидчелекнең башында торырга комачауламаган.”

Мәдрәсәне тәмамлыйлар, имам булырга теләмиләр

Ютазы районының “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат Мәрданшин бүген мәдрәсәләрнең финансланмавы шактый проблемнар тудыруы, укытучыларның эштән китүе, мәдрәсә тәмамлаучыларның имам булып эшләргә теләмәүләре хакында сөйләде:

“2012 елдагы хисап буенча мәдрәсәләрдә 890 укытучы калды, шул ук вакытта 20 мең шәкерт гыйлем алырга тели. Минем мәдрәсәдә генә елына өч укытучы китү турында гариза язды. Ни өчен? Чөнки эш хакы 8700 сум түлибез. Ә аның әле хатыны, балалары бар, гаиләсен әлеге эш хакына тотып булмый, әлбәттә китә ул.

Дөрестән дә, шәкертләр мәдрәсәне тәмамлый, әмма имам булып эшләргә теләмиләр. Мәсәлән яшь табиб килсә, аңа торак урынын да бирәләр, хезмәт хакын да билгелиләр, ә авылга яшь имам килсә, без аңа: “дустым, әйдә үзеңә торырга йорт тап, мәчетнең авырлыкларын күтәр, тегесен-монысын эшлә” дибез, ә аның хәлен чишә алмыйбыз”, диде Марат хәзрәт.

Мәдрәсәләр азлыгы халыкны ислам агымнарына этәрә

Дин дәүләттән аерылу сәбәпле, мәдрәсәләрнең финанс ягын хәл итүгә эшмәкәрләрне җәлеп итү хакында әйтелде секциядә. Шундый милләтенә хезмәт итүчеләрне дә мәдрәсәләр тәрбияли алачак, дип билгеләде Марат Мәрданшин. Бүген дин белән кызыксынучыларның күп булуы, ә мәдрәсәләрнең азлыгы, халыкны интернеттан, билгеле булмаган мәдрәсәләрдән гыйлем алып, ислам агымнарына иярергә этәрә, дип сөйләде ул.

“Күп очракта ислам динен ничек таратырга, радикализмга каршы ничек көрәшергә, бердәмлекне ничек булдырырга дигән сораулар туа. Дагыстаннан да, Чечнядан дә күрәбез: радикализмны фәкать көч белән җиңеп булмый. Аны җиңү өчен дини мәгарифне күтәрергә кирәк, мәдрәсәләрне күбәйтергә. Мисал өчен, 1911 елда Русиядә 100 мең тирәсе мәктәп эшләгән. Шуларның 38 меңе дини мәдрәсәләр, мәктәпләр булган. Ә Казан губернасында 800 мәдрәсә эшләп килгән.

Бүгенге көндә мәчет каршында башлангыч укыту системы эшли, исламны белергә теләгән кешегә ул җитә диләр. Әмма кемнәр бүген ислам дине белән кызыксына? Ул югары яки урта белемле кешеләр, 30-40 яшьтәгеләр һәм бик күп яшьләр килә. Ә аларның гыйлеме бар. Аларны тәҗвид, Коръәннең кыска сүрәләре белән генә кызыксындырып булмый. Алар инде профессиональ дәрәҗәдә белергә тели. Мәдрәсәләрдә андый укытучылар бар. Әмма биредә берничә авырлык килеп чыга. Әгәр дә без мәдрәсәләрне күбәйтмәсәк, кыскартсак, алар дини гыйлемне интернеттан алачаклар, бүген дистанцион укыту бик киң таралган. Шул ук вакытта “подпольный” мәдрәсәләр бар, ә анда нәрсә укытканнарын без белмибез. Ә безнең мәдрәсәләрдә танылган, махсус програм бар, билгеле укытучылар.

Мәдрәсә яхшы финансланса, ул көчле укытучылар да ала алачак, алар янына укучылар да җыела. Мәдрәсәләр имамнар гына чыгарырга тиеш түгел, без никадәр күбрәк халыкны укытсак, шуның кадәр яхшырак. Чөнки алар Татарстанны яратучылар, милләткә хезмәт итүчеләр булып чыга."
XS
SM
MD
LG