Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Оренбурда Муса Җәлил музей комплексы ачылышында катнашты


Бүген Оренбурга сәфәре кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге истәлек музей комплексын ачуда катнашты. Әлеге комплекс Татарстан һәм Оренбур өлкәсе арасындагы хөкүмәтара килешүне тормышка ашыру нигезендә булдырылган.

Миңнеханов ачылыш тантанасында әлеге вакыйганың яшь буынны тәрбияләүдә зур урын алып торуын әйтте. Шулай ук ул бу комплекс Оренбур һәм Татарстанның бердәмлеген, төрле милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәтен күрсәтүен ассызыклады.

Ачылыш тантанасында Оренбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг та катнашты.
XS
SM
MD
LG