Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морзалык: татар халкына һәм Русиягә хезмәт итү


Рафаэль Адутов (с), Равил Апаков, Айрат Терегулов, Эльвира Акчурина
Рафаэль Адутов (с), Равил Апаков, Айрат Терегулов, Эльвира Акчурина

Чаллыда морза исемен алган унбер кеше исәпләнә. Шуларның өчесе катнашкан җыенда Рафаэль Адутовның яңа рәис булуы турында белдерелде. Элекке җитәкче Алишәр Әдиләрский бу җыенга чакырылмавы турында әйтте.

Әлеге кечкенә генә җыен 52нче татар мәктәбенең бер бүлмәсендә узды. Аны Татарстанның татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Айрат Терегулов алып барды. Казаннан килгән кунак беренче чиратта шушы мәҗлеснең оешуы, башкарган эшләренә тукталды.

“Татарстанда татар морзалары мәҗлесе 2003 елның сентябрендә оешты. Аның җитәкчесе итеп танылган язучы Әмирхан Еники чакырылды. Ләкин аның язучылык эше күп булу, олы яшькә җитүе бу җәмгыятьне оештырырга мөмкинлек бирмәде. Аннан инде әлеге эш белән шөгыльләнергә миңа тәкъдим иттеләр. Шушы чордан башлап беркадәр чаралар уздырсак та, морзалар мәҗлесе булып теркәлүебез 2006 елда гына булды. Шулай да быел сентябрьдә татар морзаларының берләшеп эшли башлауларына ун тулуны билгеләп узабыз.

Айрат Терегулов чыгыш ясый
Айрат Терегулов чыгыш ясый
Морзалар элек-электән дәүләтнең фән, мәгариф һәм армия хезмәтләрендә зур урын тоткан. Армиядә дворян Еникеевлар аеруча күп булган. Бүген безнең мәҗлестә морза Бурнашев исәптә тора. Ул - ФСБ офицеры. Морзаларның үткәне данлы да, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Аларның байтагы патша заманнарындагы чукындыру сәясәте вакытында “чабаталы” морзага әйләнде. Репрессия чорларында 58нче маддә буенча хөкем ителде.

Бернигә дә карамыйча, борынгы морзаларның данлы-шанлы эшләрен дәвам итәргә тәкъдим итәм. Безнең устав буенча, сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнергә хакыбыз юк. Мәҗлес үз алдына түбәндәге максатларны куя:

  • Тарихи үткәннәрдән чыгып татар морзалары катламын торгызу
  • Татарлар арасында исламны кайтаруда теләктәшлек күрсәтү
  • Безнең әхлак: намуслы, гадел һәм ачык булу
  • Даими рәвештә татар халкына һәм Русиягә хезмәт итү

Безнең эш бүлмәсе БТИҮ белән янәшә. Кайвакыт алар безне фикер алышуга чакыра. Без мондый фикерләшүләрдән баш тартырга хокуклы. Чөнки аларның үз уставлары, безнең үзебезнеке. Үзебезнең уставны үзгәртеп, “намус мәхкәмәсе” турында билгеләмә дә керттек. Хәзерге вакытта без һәм башкалар утырган, Карл Маркс урамындагы бу бинаны сатарга җыенулары хакында сүзләр йөри. Югыйсә, мондагы бүлмәне безгә президентыбызга мөрәҗәгать иткәч биргәннәр иде.

Башта мөфтият бинасында эшләргә туры килде. Ләкин анда безне нигәдер кабул итеп бетермәделәр. Менә хәзер эш бүлмәсе буенча тагын президент Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Морзалар дәүләтнең алга бару юнәлешендә эшли бит”, дип сөйләде морза Айрат Терегулов.

Мәҗлес бар кешегә дә морза исемен бирми

Айрат Терегулов бүгенге көнгә морзалар мәҗлесендә әгъзалар саны артып торуын да әйтеп китте. Биредә 41 ыру-фамилия кешесе бар икән. Мәсәлән, 2005 елда - 146, 2007 елда - 69, 2008 елда - 23, аннан соңгы елларда морзалар мәҗлесенә кабул ителгән кешеләрнең гомуми саны 319га җиткән. Соңгы вакытта морза буларак танылганнарның, кабул ителгәннәрнең берсе булып Чаллыда һәм Канадада яшәүче Батухан Азимов тора.

Морзалар турындагы китап
Морзалар турындагы китап
Кешегә морзалар нәселеннән булуын дәлилләү өчен шактый күп документлар кирәклеге дә күрсәтелде. Әгәр тамырларыңны исбатлый алмыйсың икән, сине морзалар мәҗлесенә кабул итмиләр. Гариза язган илле кешегә морзалык таныклыгы бирелмәгән. Араларында дәүләт хезмәтендәге зур урындагылары да бар диләр. Инде кабул ителгәннәр арасында иң күбе - 53 кеше Еникеев фамилиясен йөртә. Яушевлар - 34, Чанышевлар - 29, Акчуриннар - 24, Аппаковлар - 14, Адутовлар - 8.

Шушы 319 кешенең 188-е Казанда яши. Петербурда - 8, Уфада - 5, Алма-Атада - 13, Австралиядә - 13, Кытайда - 8, АКШта - 4, Франциядә - 2, Лондонда бер морза гомер кичерә. Татарстанның район-шәһәрләрендә 41 морза теркәлүе турында да әйтелде.

Шундый саннар китереп чыгыш ясаган Айрат Терегулов Чаллыдагы сөйләшүнең төп максатына да күчте.

Аның әйтүенчә, морзалар мәҗлесенең Чаллы бүлеге 2010 елда оеша һәм аның җитәкчесе итеп Алишәр Әдиләрский сайлана. Ләкин Әдиләрский мәҗлес уставына каршы килеп, Русия хөкүмәтен, Думаның элекке җитәкчесе Борис Грызловны тәнкыйть итә, аны мәхкәмәгә бирә. “Орда” фильмы буенча да татарларны мәсхәрә итүләрне күрсәтеп Мәскәүгә тәнкыйть хатлары юллый.

Рафаэль Адутов
Рафаэль Адутов
“Безгә, гомумән, тәнкыйть сүзләре әйтергә ярамый. Чөнки без әле генә бүлмә алдык, Рөстәм Кашаевның “Татарские мурзы на службе Отечеству” китабын чыгардык һәм аякка басып кына киләбез. Уставыбыз да сәясәткә керүдән тыя, бу хакта Алишәрнең үзенә әйткәч, ул безне куркаклыкта гаепләде, җыен буласын белдерергә теләгәч тә, телефонын алмады”, диде Терегулов.

Шушы сүзләрдән соң Татарстан морзалары җитәкчесе Терегулов Чаллы морзалары рәисе Әдиләрскийдән “эшеннән азат итү” турында гариза алынуын, бу вазифага Рафаэль Адутовның билгеләнүен белдерде. Чаллыда яшәүче, морзалар исемен йөртүче, бу җыенда катнашучы өч кеше - Апаков Равил, Акчурина Эльвира һәм Адутов Рафаэль үзе нинди дә булса каршы фикерләр әйтмәде. Бары Равил әфәнде генә “Бабаларыбыз иртәдән кичкә кадәр эшләгән, без дә шулай эшлибез” дигән фикер белән чыгыш ясады. Бу сөйләшүдә “Челнинская известия” газетенең татар телле журналисты катнашуга карамастан чыгышлар, фикер алышулар урыс телендә барды.

Алишәр Әдиләрский
Алишәр Әдиләрский
Без бүген Чаллы морзалары оешмасының элекке җитәкчесе булган Алишәр Әдиләрскийнең да фикерләрен белдек. Аның әйтүенчә, Грызловка карата мәхкәмәләшеп йөрүдә, “Орда” фильмын тәнкыйтьләүдә ул морза исемен кулланмый, шуның белән мәҗлес уставын бозмый. “Минем эшчәнлектән алар курка. Терегулов минем Чаллы морзалары җитәкчелегеннән китүне сорап гариза язуымны сорады һәм мин аны ахмаклык белән язып ташладым. Ә Адутов безнең эштә катнашмады, ул Пермь морзалары мәҗлесен оештыру эше белән мәшгуль булды. Мин кырым татары булсам да, Казан татарларын яклап йөрим”, диде Алишәр әфәнде.
XS
SM
MD
LG