Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә татар үзәге тирәсендә низаг туды


Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге урнашкан тарихи бина
Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге урнашкан тарихи бина

Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге шикаяте нигезендә Төмән шәһәре прокуратурасы татар мәдәнияте үзәге бинасында тикшерү үткәрде. Үзәк һәм шәһәрнең мәдәният департаменты прокуратурага җавап хаты әзерли.

Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге директоры Лилия Кәримова сүзләренчә, прокуратура хезмәткәрләре, шәһәрнең финанслар департаменты вәкилләре 17 май көнне эш сәгате беткәндә көтмәгәндә килеп кергән. Барлыгы сигез кеше булган. Алар биш сәгать дәвамында барлык документларны, шул исәптән, финанс эшчәнлеге кәгазьләрен, компьютердагы бөтен мәгълүматны җентекләп тикшергән.

"Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Алар башта автономия җитәкчесе Ришат Җиһаншиннан шикаять булуын белдерделәр, прокуратураның тикшерү үткәрергә дигән күрсәтмәсе белән дә таныштырдылар. Ришат әфәнде бу шикаятьне Төмән шәһәре депутаты буларак язган. Тикшерүдән соң мине прокуратурага чакырып сорау алдылар. Бу хәл зур җинаять кылучылар өстеннән барган тикшерү сыман булды", ди Кәримова.

Аның сүзләренчә, татар мәдәният үзәгендә капиталь ремонт төгәлләнеп, эшләре җайланып киткәч, кирәк-яракларга, төрле чараларга үзләре дә акча эшли башлагач, Җиһаншин бинаны үз кулына төшерергә тели.

"Прокуратурага шикаятьне ике кеше имзалаган: депутат буларак, Җиһаншин һәм автономия рәисе урынбасары Тимергали Мирасов", ди Кәримова.

Үзәкнең халык уен кораллары ансамбле
Үзәкнең халык уен кораллары ансамбле
Мирасов прокуратураның бу тикшерүе турында Азатлык радиосына аңлатмалар бирүдән баш тартты. Шулай да "аларда тикшерү бер көн генә дәвам итмәячәк дип уйлыйм" дип белдерде. Мирасов төрле чаралар оештырганда үзәк һәм автономиянең хезмәттәшлектә булуын әйтсә дә, мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерә.

"Мин үзем бик озак еллар эшләгән мәдәният хезмәткәре буларак белдерәм, кайбер авыллар, мисал өчен, Асланалар һөнәри яктан күпкә остарак, дип үзәккә гел әйтеп килдем. Үзәккә бик күп әйберләр өстендә эшләргә дә, эшләргә кирәк әле. Минемчә, шәһәр мәдәният үзәгендә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшләргә тиеш. Бу минем фикерем һәм ул үзгәрмәячәк", диде Мирасов.

Төмән шәһәре прокуроры Руфат Биктимиров бер татар оешмасының икенче татар оешмасы өстеннән шикаять язуын "оят, килешә торган эш түгел" дип бәяли. Аның сүзләренчә, бу хат килеп төшкәч тә ул гаҗәпләнеп калган. Шулай да, прокуратура кемнән генә шикаять килмәсен, канун нигезендә аны игътибарсыз калдыра алмый, дип әйтә.

"Бу шикаять хат итеп почта аша җибәрелгән иде. Безнең хезмәткәрләр тикшерү вакытында үзәктә бер финанс мутлыгы булганын ачыклады. Бу җитешсезлек өчен Кәримова җавап бирергә тиеш дигән хатны шәһәр хакимиятенә җибәрдек. Кәримованың үз урынындамы, түгелме икәнлеген шәһәр хакимияте хәл итәргә тиеш", ди Биктимиров.

Кәримова сүзләренчә, прокуратура тикшерүе мәдәният департаменты өчен дә көтелмәгән хәл булган. Мәдәният департаменты җитәкчелеге белән уртак тел табып эшләүләрен әйтә ул. Дүшәмбе көнне департамент вәкилләре дә үзәктә тикшерү үткәрәчәк һәм прокуратурага җавап хаты язылачак. “Департамент татар мәдәнияте чараларына да акчасын кызганмый, бинабызны төзекләндерү өчен дә күп акчалар тотылды”, ди Кәримова.

Дүрт ел дәвамында төзекләндерелгәннән соң тарихи бинадагы үзәк 2012 елның февраль аенда ишекләрен яңадан ачты. Монда атнасына берничә тапкыр төрле чаралар үтә, 26 хезмәткәре бар, 17 иҗат төркеме эшли.

Бер татар оешмасының икенчесе өстеннән шикаять язып прокуратураны җәлеп итүләрен Төмән шәһәре татар җәмәгатьчелеге арасында тискәре бәяләүчеләр дә бар.

“Моңа кадәр ишетелмәгән хәл. Русиядә прокуратура хезмәткәрләре кисәк килеп кереп мәдәният үзәкләрендә дә мондый тикшерү үткәрсен инде. Бөтен Русиядән татар хәрәкәте лидерлары да киләчәк федераль Сабантуй алдыннан бу хәл Төмән татарларын бизәми”, диде Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров.
XS
SM
MD
LG