Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хөкүмәткә каршы чаралар якшәмбе дә дәвам итте [видео]


Әнкарада протест чаралары дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Әнкарада протест чаралары дәвам итә

Төркия башкаласы Әнкарада полиция премьер-министр Рәҗәп Эрдоган офисына якынлашырга теләгән демонстрантларны яшьләндергеч газ һәм суаткычлар белән куып таратты.

Өч көн инде Төркиянең эре шәһәрләрендә полиция белән демонстрантлар арасында бәрелешләр булды.

Истанбулда йөзләрчә протест белдерүче Таксим мәйданына җыелды. Соңгы ике тәүлектә бу мәйданда күп халык катнашында манифестация булды, полиция аларны куып тарату өчен көч кулланды. Полициянең 26 хезмәткәре, 53 демонстрант яраланды.

Халык күтәрелеше җомга башланды. Алар Таксим мәйданы янында төзелеш башлауга каршы төште. Полициянең бу чарага катнашуы хөкүмәткә каршы протестка китерде.

Эрдоган полициянең "ялгышуын" таныды, әмма шул ук вакытта демонстрантларны протест чарасын туктатырга чакырды.

Эрдоган һәм аның "Гаделлек һәм тәррәкыять" фиркасе 2002 елда хакимияткә килде. Хәзерге протест чаралары соңгы 11 ел эчендә иң зуры булып тора.
XS
SM
MD
LG