Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган үзен "диктатор" дип атауга каршы


Истанбулда Эрдоган утырмасы янында протест белдерүчеләр
Истанбулда Эрдоган утырмасы янында протест белдерүчеләр

Төркия премьеры Рәҗәп Таййип Эрдоган полициянең демонстрациячеләргә каршы каты чараларыннан соң үзенең авторитар җитәкче булуы турындагы гаепләүләргә каршы чыга.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган үзенең авторитар җитәкче булуы турындагы гаепләүләргә каршы чыга. Эрдоган бу турыда якшәмбе көнне полиция илнең төрле урыннарында протест белдерүчеләрне каты көч кулланып бастырганнан соң белдерде.

Анкарада үз тарафдарлары алдында чыгыш ясап Эрдоган үзенең диктатор булуын кире какты һәм үзен бары тик илгә хезмәт итүче генә дип атады.

“Демонстрациячеләр юл ташларын каерып ала һәм кибетләрнең тәрәзәләрен вата. Бу демократияме? Алар Таййип Эрдоган диктатор, ди. Үз халкына тугрылыклы хезмәт итүче кешене диктатор дип атыйлар икән, минем аларга әйтер сүзем юк”, диде Эрдоган.

Эрдоган протест белдерүчеләрне Төркиядәге демократиягә зыян китерүдә гаепләде.

Аның әйтүенчә, протест белдерүчеләр ике көн эчендә 89 полиция машинасын, 42 хосусый машинаны, дүрт автобусны ваткан.

Кызганыч ки, соңгы берничә көндә без ямьсез хәлләр, һөҗүмнәр һәм провокацияләр күрдек. Без тагын бер мәртәбә хөкүмәтләргә куркыныч тудыруны, демократиягә каршы тыкшынуга юл әзерләү максатында хаос тудыруны күрәбез”, диде Төркия премьеры.

Якшәмбе көнне Әнкарада полиция шәһәр үзәгеннән Эрдоган утырмасына урам йөреше уздырырга теләгән берничә мең демонстациячене күз яшьләндерү газы белән куып таратты.

Берничә йөз демонстрацияче Истанбулның Таксим мәйданына чыкты.

Төркиядәге бу протест чаралары Истанбулдагы азсанлы яшел урыннарның берсе булган Таксим мәйданы янындагы бер паркта төзелешкә рөхсәт бирелгәннән соң башланды.

Анда протест белдерүчеләргә каршы полиция каты чаралар күргәннән соң ризасызлык бар илне биләп алды. Якшәмбе протест белдерүчеләргә каргы күз яшьләндерү газы, су сиптергечләр кулланылды.

Төркиядә протест чаралары дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

Күп кенә протест белдерүчеләр әләмнәр болгап хөкүмәтне вазифаларыннан китәргә чакырды һәм “Истанбул безнеке, Таксим безнеке” дигән шагарьләр кычкырды.

Төркия рәсмиләре әйтүенчә, полиция белән бәрелешләрдә 26 полиция хезмәткәре, 53 протест белдерүче яраланган. Хокук яклау төркемнәре йөзләрчә кешенең яралануын белдерә. Полиция меңнән артык кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG