Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрки халыкларның театр фестивале “Нәүрүз” башлана


Казанда XI халыкара төрки халыкларның театр фестивале “Нәүрүз” башлана.

Камал театрының баш режиссеры, “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, “Нәүрүз” яңа баскычка күтәрелеп үтә.

“Элекке фестивальләрдә без төрки гаиләнең бөтен театрларын да күрсәтергә тырыша идек һәм бу халыклар дуслыгы фестиваленә ошап торды. Хәзер без фестивальгә спектакльләрне катгый таләпләр белән сайлап алдык, һәм бу дөрес тә. Без төрки дөньяда театрның ничек үзгәрүен күрергә тиеш”, диде Бикчәнтәев фестиваль ачылу уңаеннан үткән матбугат очрашуында.

Театр белгече, фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе Ирина Мягкова сүзләренчә, Камал театры “Нәүрүз” сәбәпле төрки театрлар арасында лидерлыкка чыкты.

“Төрки дөньяда үз вакытында Төркия театры лидер булган иде, әмма сәнгать ягыннан караганда аларны лидер дип атау авыр. Казан “Нәүрүз”не оештыруны үз кулына алды. Бу зур җаваплылык һәм шул ук вакытта сәяси уңыш та. Мин бүген берсүзсез хәзер Татарстан һәм Камал исемендәге татар театры лидер булып тора дип әйтә алам”, диде Мягкова.

“Нәүрүз” бүген Камал театрында Казан вакыты белән 18 сәгатьтә ачыла һәм 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальдә Русиянең төрки телле театрлары, шулай ук Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казакъстан һәм башка төрки илләрдән дә драма коллективлары, курчак театрлары катнаша.
XS
SM
MD
LG