Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" фестиваленең дәрәҗәсе үсә, чыгымнары арта


Казанда унберенче тапкыр “Нәүрүз” театр фестивале узачак
Казанда унберенче тапкыр “Нәүрүз” театр фестивале узачак

3-7 июньдә Казанда унберенче тапкыр “Нәүрүз” Халыкара төрки халыкларының театр фестивале узачак. Тамашалар Камал, Тинчурин, Качалов, яшь тамашачылар, “Әкият” курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтеләчәк.

Фестиваль алдыннан үткән матбугат очрашуында быел Казанга 550 кунак көтелә дип игълан ителде. Биредә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Саха-Якутия, Хакасия, Алтай, Тыва, Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казакъстан театрлары үз тамашаларын күрсәтәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, үзбәкләрне ничәмә тапкыр чакыруга карамастан, алар Казанга килмиләр. Моны Үзбәкстан дәүләте сәясәте дип аңлаттылар.

Моңа кадәр фестивальдә Татарстанның барлык татар театрлары да катнаша иде, быел андый күренеш булмый диделәр. Кемнәр ничек сайлады дигән сорауга җавапны Фәрит Бикчәнтәев бирде.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев
“Бу сорауга мин җавап биреп карыйм. Кем сайлады? Мин сайладым. Быелгы фестивальдә бары тик сыйфатлы тамашалар гына күрсәтеләчәк. Бәлки ниндидер театрлар фестивальгә эләкмәгәнгә үпкәләрләр, ләкин без шулай карар иттек: Казаннан Камал, Тинчурин, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар, Әлмәт татар дәүләт драма, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма, Чаллының, Казанның “Әкият” курчак театрлары үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Башка театрлар начар, болары әйбәт дигән сүз түгел бу. Бары тик тамашалары игътибарга лаек”, диде Фәрит Бикчәнтәев.

“Нәүрүз”дә камаллар Й. Фоссеның “Җәйнең бер көнендә”, “Мулла”, тинчуриннар Т. Миңнуллинның “Төш”, Әлмәт татар дәүләт драма театры Б. Брехтның “Туй”, яшь тамашачылар театры Н. Исәнбәтнең “Җиде кыз”, минзәләләр Т. Җүҗәноглуның “Ташкын”ын күрсәтәчәкләр. Төбәкләрдән татар театрларыннан оренбурлар Мольерның “Хәйләкәр уеннары” спектаклен тәкъдим итә, Туймазы татар театры Ф.Бүләковның “Каһәрле мәхәббәт”ен алып килә. Уфаның “Нур” театрында фестивальдә күрсәтерлек әсәрләре табылмаган булып чыкты.

Фестивальдә катнашучы театрлар арасында быел чит ил авторларының әсәрләре күп булуы ни белән аңлатыла, бу сәхнәдә күрсәтерлек сыйфатлы милли драматургиянең булмавы белән бәйлеме дигән сорауга театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов җавап бирде.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов
“Фестивальдә бөтенләй милли драматургия юк дип әйтеп булмый бит. Милли драматургиядә проблемнар барлыгы, үсеш булмаганы яңалык түгел. Бу безгә генә хас түгел. Әйе, моңа кадәр фестивальдә катнашуның төп критерийларның берсе булып милли драматургия, милли классика булсын дип уйладык. Ләкин үзебезне без рамкага кертәбез, аз гына чикләрне ачарга кирәк. Чит ил классикасы, заман әсәре булсын, ләкин тамашачыга кызык, мавыктыргыч итеп ясалсын ул. Яңа укылыш, милли элементлар белән булсын ул.

Яңа форматтагы әсәрләрне күрәсе килә, театрлар белән бергә “Нәүрүз” фестиваль үсәргә тиеш. Башкортстаннан 20 гариза килде, Казакъстаннан - 17. Көндәшлек булсын. Безнең фестивальнең дәрәҗәсе бар, бирегә эләгү дә үзенә күрә зур бүләк.

Нинди генә әсәр булмасын, “Нәүрүз”дә театрлар ана телләрендә чыгыш ясасын. Татарстан белән Башкортстанда милли театрлар шактый, ә менә башка төбәкләрдә эшләр авыррак. Чуашстанда 3 чуаш театры бар, Алтайда берәү генә, Хакасиядә икәү эшли, аның берсе күбрәк урысча тамаша күрсәтә, Якутиядә 6 театр эшли. Милли театрларны берләштергән фестивальләр күп, Алтайда көчле уза, Сарански, Петрозаводскида бар. Ләкин безнең кебек төрки халыкларны, сәнгатькәрләрне берләштергәне юк. Бу милли театрларга үз телләрен саклап калу стимулы да, үз иҗатларын күрсәтү мәйданы да”, дип сөйләде Нияз Игъламов.

Фестиваль оештыру – уен эш түгел, ул зур финанс чыгымнар таләп итә. Камал театры бу эшне оештыруның башында торды. Ашаган түгел, тураган белә, диләр. Оештыруда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнен алар үзләре генә белә.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова
Матбугат очрашуында “Нәүрүз”нең бюджеты турында да сүз чыкты. Фәрит Бикчәнтәев тә, Нияз Игъламов та бу сорауга җавап бирәсе килмәде, матбугат очрашуында катнашкан Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюповага сылтадылар. Ләкин ул да туры җавап бирүдән баш тартты. “Монда республика бюджеты да, Русиянең мәдәният министрлыгы, Русиянең театр әһелләре берләшмәсе акчасы да керде. Шулай ук иганәчеләр дә ярдәм итте. Бюджет үзгәрергә мөмкин, башта бер сумма языла, аннары, мәсәлән, ниндидер юлга билетларга чыгымнар барлыкка килергә мөмкин, анда үзгәрә.

“Азатлык”ның “Нәүрүз” бюджеты Казанда узган Федор Шаляпин, Рудольф Нуриев фестивальләренә киткән чыгымнар белән чагыштырырлыкмы дигән соравына Фәрит Бикчәнтәев: “Әлбәттә, чагыштырырлык түгел, “Нәүрүз”гә азрак бирелә” дип әйтте.

Мәдәният министрлыгы түрәсе моның белән килешмәде: “Бу фестивальләрне чагыштырырга кирәкми, алар төрле. Мария опера театрын чакыру - ул бик зур эш, чыгымлы. Ләкин мин “Нәүрүз”гә бирелгән акча һич азрак дип әйтмәс идем, бер чама”, диде Ирада ханым. Бер чама дисә дә, тулаем сумма барыбер әйтелмәде, бары тик Русия мәдәният министрлыгы 2 миллион сум, шул ук сумманы республиканың мәдәният министрлыгы бүлеп биргәнен әйтте, калганын - ләм-мим.

Оештыручылар әйтүенчә, быел курчак театрлары да актив катнаша.

Ачылу тантанасы 3 июньдә Камалның зур сәхнәсендә булачак. Ул 18.00дә башлана. “Нәүрүз”дә урыннар билгеләү булмаячак.
XS
SM
MD
LG