Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Нәүрүз" театр фестивале ачылды


"Нәүрүз" фестивале татарча ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

"Нәүрүз" фестивале татарча ачылды

3 июньдә Казанда Камал театры бинасында төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестивале ачылды.

Төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале быел унберенче тапкыр оештырыла. Быелгы фестивальгә Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казакъстан һәм Русиядән күп санда төрки театрлар катнаша. Татарстан башкаласы җәмгысы 692 кунак һәм катнашучыны кабул итә.

Быелгы фестиваль узган еллардагы фестивальләрдән курчак театрларының күп катнашуы белән аерылып тора. Фестивальдә күрсәтеләчәк 31 спектакльнең алтысы курчак һәм икесе балалар өчен әзерләнгән драма спектакле.

Ачылыш алдыннан үткән матбугат очрашуында Камал театрның бар режиссеры Фәрит Бикчәнтәев быелгы фестивальдә курчак театрларына күбрәк игътибар бирелүен әйтте.

"Дөнья буенча курчак театрларына игътибар кимесә дә бездә киресенчә. Гаризалар да бик күп килде. Курчак театрлары хәзер балалар өчен генә түгел олылар өчен дә җитди әсәрләр иҗат итә башлады. Минемчә, курчак театры драма театры белән бер дәрәҗәгә күтәрелергә тели һәм алга таба шулай булачак та", диде ул.

Бикчәнтәев "Нәүрүз" фестиваленең дәрәҗәсе арта баруын да өстәде.

"Элегрәк без катнашучы санының күп булуына игътибар итәргә тырыша идек. Хәзер исә гаризаларны бик җентекләп тикшереп, кызыклы спектакльләрне генә сайлап алабыз", диде ул.

"Нәүрүз" театр фестивале башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестивале 3 июньдә сәгать унбердә "Әкият" татар дәүләт курчак театрында "Кәҗә белән сарык" спектакле белән башланды. Кичке алтыда Камал театрында фестивальнең рәсми ачылышы булды.

Фестиваленең рәсми ачылышы алдыннан Камал театры алдында татарча җыр-биюләр тәкъдим ителде. Кичке биш тулганда башланган күңел ачу чараларын "Сорнай" ансамбле ачып җибәрде. Тамашачылар шулай ук композитор Радик Сәлимовның үзенчәлекле музыкасын да тыңлады. Яшь татар җырчылары башкарган татарча җырларны ишетергә күбрәк яшьләр җыелды. Болар белән беррәттән брейк биюләрен дә күрергә мөмкин булды.

Фестивальнең ябылуы 7 июньдә Камал театрында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG