Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда җәйге ял мәйданы эшли башлады


"Милли уен коралларында уйнарга да оста хәзер без"
"Милли уен коралларында уйнарга да оста хәзер без"

Балаларны яклау көнендә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә җәйге ял мәйданы ачылу тантанасына күпбалалы, тулы булмаган аз керемле татар гаиләләреннән, балалар йортында тәрбияләнүчеләр җыелды.

Бу чарада Төмән өлкәсенең Вагай, Уват, Аромаш, Тубыл районнары балалары катнаштылар. Төмән, Ялутор, Яркәү, Түбән Тәүде районнарыннан чакырылган 105 бала өчен гыйнвар каникулларында матур чыршы бәйрәме оештырылган иде. Анысы да, бу чара да “Бездә ятим бала юк” проекты кысасында Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы каршында оешкан багучылар шурасы ярдәме белән үткәрелде.

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә балаларны бәйрәмнәре белән котларга шәһәр хакимиятеннән дә вәкилләр килгәннәр иде. Тубыл район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Бакиев:

"Нинди күңелле монда"
"Нинди күңелле монда"
”Балаларның җәйге ялы күңелле, файдалы үтсен. Яшь буын Төмән өлкәсенең үсешендә тиешле өлеш кертерлек булып үссеннәр. Балалар иминлек, яхшылыкны күреп үссәләр генә мәрхәмәтле, киң күңелле булалар. Без балаларның ялын кызыклы, файдалы оештыру өчен шартлар тудырырга тиешбез”, диде. Әйе, бу балаларның хыяллары чынга ашсын өчен янәшәләрендә киң күңелле, ихлас теләкле кешеләр кирәк. Залда утыручы нәни тамашачылар арасында интернатларда яшәгән, балалар йортында тәрбияләнгән балалар да бар иде. Аларның күпчелеге хәзер патронат гаиләләрдә яшиләр, өлкәбезнең авыл мәктәпләрендә укыйлар. Бу балалар өчен иң кадерле бүләк - игътибар.

Тугыз авылыннан килгән, күпбалалы гаиләдә үскән Айсылу, Регина, Алсу Кабуровалар бергәләп бәйрәмдә беренче мәртәбә катнашулары турында сөйләделәр. Күңелләрендә кызыклы уен програмы, сәхнәдән балаларның чыгышларын караулары, экскурсиядә булулары якты мизгел булып калачагы турында кызлар фикерләре белән уртаклаштылар.

Карлсонны бик яраттылар балалар
Карлсонны бик яраттылар балалар
- Мәдәният үзәгенең сәхнәсеннән әкият герое Карлсон (Маргарита Редикульцева) тамашачылар белән уеннар үткәрде, аларга бүләкләр тапшырды. “Ләйсән” вокал ансамбле, балалар җырлар башкардылар, ”Сүзге” биючеләре яңа биюләр тәкъдим иттеләр. 15нче мәктәп балалары чыгышлары да хуш килде тамашачы күңеленә. Концерт програмы тәмамлангач, кунакларны 1нче мәктәп ашханәсендә төшке аш белән сыйладылар. Аннары балалар өчен шәһәр Кремле мәйданында экскурсия оештырылды.

Мәдәният үзәгенең матур залында милли ризыклы чәй табыны да кунаклар өчен оештырылган иде. Беренче июньдә себер татар мәдәният үзәгендә ел саен балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырылып килә. Быел бәйрәм өлкә күләмендә әзерләнде”, дип сөйләде Римма Өметбаева.

Өлкә татар Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе, багучылар шурасы әгъзасы, дистәләгән еллар балалар йортларындагы ятимнәргә булышып торучы Вәлимә Ташкалова:

Вәлимә Ташкалова чыгыш ясый
Вәлимә Ташкалова чыгыш ясый
”Чын күңелдән ярдәм итәм дисәң, булышучылар табылып тора. Өлкә татар Конгрессы каршында иганәчеләр фонды оештырылды. Әхтәм Каюмов җитәкчелегендә без биш кеше эшлибез. Бу юнәлештә өлкәбездә татар концертларын оештыручы, татар мәдәниятен яхшы белгән белгеч, милләт җанлы, киң күңелле Фәрит Хәкимов зур эш алып бара. Концертларда җыелган матди ярдәм балаларның төрле яктан үсешенә, җәйге ялларын оештыруга кулланыла, мәдәни чараларда катнашу өчен милли костюмнар алу да планда каралган. Тубылда мондый чара беренче мәртәбә узды. Без бу идея белән себер татар мәдәният үзәгенә мөрәҗәгать иттек, алар белән тыгыз элемтәдә бер ай эшләдек, нәтиҗәсе дә сөендерерлек булды.

Зилия Колмәмәтова җырлый
Зилия Колмәмәтова җырлый
Мәрхәмәтнең чиге юк, дип әйтәләр. Тубылда ярдәм күрсәткән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясовка, үзәк хезмәткәрләренә, Алсу Симоновага, бу көн сәхнәдә чыгыш ясаучы нәни артистларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез”, диде.

Балаларның шундый изге җанлы яклаучылары булганда, мондый чаралар тукталмас. Сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтүче дусларын балалар да ерактан таный. Бу очрашуда Вәлимә Ташкаловага Алеша Сапухин (ул хәзер Аромаш районының Көсәйкүл авылында тәрбияләнә) исемле малай килеп: ”Мин сезне хәтерлим. Сез Ямбай балалар йортында безгә килгән идегез”, диде.

Әти-әни җылысыннан мәрхүм булган нарасыйлар яхшылыкны хәтерлиләр, матур гамәлләрне онытмыйлар. Бу малайның язмышы турында аны Тубылга алып килгән укытучы апасы Гөлгенә Назырова болай диде: “Алеша авылыбызда Галия апа Әхмәтова гаиләсендә тәрбияләнә. Бик тырыш егет. Татар теле, әдәбияты дәресләрен ярата, йөгерек укый, шигырьләр ятлый. Әхмәтовлар гаиләсе дә, мәктәп укытучылары да аны яратып өлгерделәр. Киләчәге якты, уңышлы булсын”.

Бәйрәмдәге интерактив милли програм, аттракционнар, мавыктыргыч уеннар балалар күңелләрендә якты мизгел булып калсын иде. Өлкә татар Конгрессы җитәкчелегендә татар халкы физик һәм матди яктан мөмкинлекләре чикләнгән татар балаларына ярдәм итә башлавы дәвамлы булсын.
"Сүзге" биючеләре
"Сүзге" биючеләре
XS
SM
MD
LG