Accessibility links

Эдвард Сноуден АКШ күзләү мәгълүматларын ачуын таныды


АКШ дәүләт иминлек идарәсенә һәм Яшерен күзләү идарәсенә эшләгәнлеген белдерүче 29 яшьлек Эдвард Сноуден АКШның яшерен күзләү програмнары турында мәгълүматны матбугатка тапшырганлыгын таныды.

Сноуден АКШта һәрбер американны күзәтүче, бер кем алдында да җавап тотмаучы яшерен күзләү машинасы төзелә дигән фикергә килүе һәм моның белән килешмәве сәбәпле шулай эшләгәнлеген белдерде.

Сноуденнан алынган мәгълүмат нигезендә узган атнада АКШның Washington Post һәм Британиянең Guardian газетлары АКШ иминлек хезмәтләренең Verison телефон челтәрендәге сөйләшүләрне һәм Google яки Facebook кебек ширкәтләр аша интернеттагы эшчәнлекне күзәтеп баруы турында тәфсилләп язып чыкты.

Һоң-Коңга качкан дип исәпләнелүче Сноуден таләбе белән якшәмбе көнне Guardian аның исемен җәмәгатьчелеккә ачты. Үзәк күзләү идарәсе бу турыда нинди дә булса белдерү ясаудан тыелып калды. Кайбер АКШ рәсмиләре Сноуденның гамәлләрен куркынычлы һәм җавапсыз дип атады.
XS
SM
MD
LG