Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда тагын меңнәрчә кеше протест чарасына чыкты


Төркиядә премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоганга каршы протест чаралары 11-нче көненә керде. Дүшәмбе көнне дә Истанбулның Таксим мәйданына меңнәрчә демонстрацияче чыкты.

Эрдоган түземлегенең чикләнгән булуын әйтте һәм бу чуалышларның алты ел элек үзен хакимияттән төшерү өчен әзерләнгән фетнәне хәтерләтүен әйтте. Эрдоган үз киләчәгенең урамда түген, ә тавыш бирү тартмаларында билгеләнәчәген әйтте.

Анкарада демонстрациячеләрне куып тарату өчен полиция күз яшьләндерү газы һәм су сиптергечләр кулланды.

Төркиядәге бу чуалышларда өч кеше һәлак булды һәм биш меңләп кеше яраланды.

Истанбулдагы бер паркта агачларны кисүгә каршы тыныч протест чарасына карата полиция көч кулланганнан соң хөкүмәткә каршы демонстрацияләр илнең 78 шәһәрен биләп алды.
XS
SM
MD
LG