Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Русиядә кеше хокукларын яклап Обамага басым ясамакчы


АКШ сенаторлары Барак Обама идарәсен Русия президенты Владимир Путин белән очрашуларда Русиядәге кеше хокукларының кысылуы мәсьәләсен күтәрергә чакыра.

Сенатның Тышкы мөнәсәбәтләр комитетында үткән тыңлауларда чыгыш ясап сенатор Барбара Боксер башка республикан сенаторлар белән берлектә Обамага хат әзерләячәген белдерде. Ул хатта алар Обаманы бу айда Сигезлек очрашуында һәм сентябрьгә билгеләнгән Мәскәү сәфәре вакытында Путин белән сөйләшкәндә кеше хокуклары мәсьәләсен келәм астында калдырмаска өндәячәк.

Республикан сенатор Рон Джонсон бу тәкъдимне хуплавын белдерде.

Комитет тыңлауларында Русиядәге кеше хокуларын яклау максатында башка чаралар да, шул исәптән Магнитский исемлеген киңәйтү һәм читтән финансланучы хөкүмәттән тыш оешмаларны “чит ил” агенты дип теркәүне таләп итүче канунга кырысрак җавап бирү тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG