Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда канга кытлык юк"


Казанда кан донорлары көне билгеләнде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Казанда кан донорлары көне билгеләнде

14 июнь Бөтендөнья кан донорлары көне Казанда да билгеләнде. Хөкүмәт бинасы алдында торган күчмә станциядә бу көнне теләгән һәркем кан тапшыра алды.

Татарстанда бүгенге көндә 40 меңнән артык кан доноры бар. Шуларның 10 мең 700е Советлар Берлеге һәм Русиянең мактаулы доноры санала. Республиканың кан үзәге баш табибы Рамил Тураев сүзләренчә, Татарстанда канга кытлык юк. "Без барлык хастаханәләрне дә чиста кан белән тулысынча тәэмин итеп торабыз", ди ул.

Табиб сүзләренчә, Русиядә кан донорлары өчен акча түләүне башта бетергән, аннары кире кайтарган канун Татарстанга кагылмаган. "Бездә система элек ничек булган, шулай калды. Нәтиҗәдә без үз донорларыбызны саклап кала алдык", ди Тураев.

Татарстан кан үзәгендә җыелган канның 15% беренче төркем, калган 85% икенче, өченче һәм дүртенче төркемнәр икән. 18 яшьтән алып 60 яшькәчә, авырлыгы 50 килодан ким булмаган һәр сәламәт кеше кан доноры була ала.
XS
SM
MD
LG