Төркиянең төрле шәһәрләрендә бүген полиция тагын рейдлар оештырып хөкүмәткә каршы протест чараларында катнашуда шикләнелгән йөзләрчә кешене тоткарлады.
TRT хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Анкарада кимендә 25 кеше тоткарланган, Истанбулда күп кеше тоткарланган.
NTV телевидение каналы хәбәр итүенчә, иминлек көчләре сулчы төркемнәр вәкилләрен эзәрлекли, хакимият протест чарасы барышында демонстрациячеләрнең полиция белән бәрелешен алар оештырган дип исәпли.
Дүшәмбе көнне Төркия вице-премьеры Бүләнт Арынч протест чараларын бастыру өчен хәрби көчләрнең кулланылу мөмкинлеге турында кисәтте.