Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда балалар бакчасына татар мәйданы статусы бирелде


Балалар көрәшә
Балалар көрәшә

Ижау шәһәренең 107нче санлы балалар бакчасы инде биш ел сабыйларны татар милли йолаларына, гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияли. Бакчага, ниһаять, шушы көннәрдә татар балалар бакчасы мәйданы дигән исем бирелде. Шәһәрдә тагын ике яһүд һәм удмурт балаларын тәрбияләүче бакчалар шундый исемгә ия булды.

"Энҗе” дип аталган 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре ел фасылындагы барлык милли бәйрәмнәре үзенчәлекле, балаларга кызыклы итеп оештырырга омтыла. Чираттагысы милли бәйрәмебез - Сабантуй булды.

Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова сүзләренчә, Сабантуй ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә дә булып тора. “Балалар үзләрен төрле яклап күрсәтә ала. Милли биюләр, җырлар башкарып, өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, бүләкләргә ия булачак. Шул ук вакытта, спорт ярышларында катнашып, үзләренең көчләрен дә сынап караячак. Иң мөһиме - балаларның әти-әниләре уллары-кызларының җитезлеген, осталыгын, нәрсәләр өйрәнгәнен карап кына калмый, сабыйлары белән үзләре дә ярышларда катнаша ала”, диде Бриллиант Абдрахманова.

Яңа такта
Яңа такта
Балалар, дөрестән дә, бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Җырлы-биюләр, шигырьләр күп яңгырады мәйданда. Милли уеннарда ярышырга күнегүләр уздырган. Чын Сабантуена хас уеннар, ярышлар – аларның барысында да балалар рәхәтләнеп катнашты. Хәтта кечкенәләр төркеменә йөрүче өч яшьлек нәниләрне дә апалары җитәкләп берничә ярышка алып чыкты.

“Ел дәвамында өйрәнгән әкият геройларының башлап йөрүләре – балаларда аеруча кызыксыну уятты”, дип билгеләп үтте әңгәмәдә педагог Гөлфия Абдуллина.

Ат ярышларында, уенчык атларга атланып, малайлар үзләре чаптар атлардан да тырышыбрак йөгерде, кызлар чиләк-көянтә күтәреп су ташуда ярышты, аларны булачак киленнәр дип дәртләндереп тә тордылар. Кашыкка йомырка куеп йөгерүдә балалар җитезлеген күрсәтте, ә менә чүлмәк ватуда балаларга өлкәннәр ярдәм итсә, бәйрәмгә килгән әти-әниләргә бу ярышлар җиңел бирелмәде. Бау тартуда балалар да, әти-әниләр дә көч сынашты. Әлбәттә, ярышларда һәр катнашучы бүләккә ия булды.

Сабантуйда
Сабантуйда
Сабантуйда хәтта бу бакчада тәрбияләнеп чыккан балалар да катнашты. “Сабыйлар өчен ул көтеп алынган бәйрәм. Икенчедән, гореф-гадәтләребезне үзләштерүдә зур этәргеч булып тора”, дип уртаклашты әлеге бәйрәмдә катнашучы әниләрнең берсе Фирзәнә Зәйнәгетдинова.

Әлбәттә, һәр Сабантуеның йөзек кашы – көрәш. Малайлар бил алыша да белә икән. Алар бу спорт төрендә катнашу өчен көчле булырга, тиешле кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген белә.

Келәмдә малайлар милли көрәш кагыйдәләрен үтәп көч сынашты. Нәкъ олыларча бил алышты биш-алты яшьлек малайлар. Сабантуйдагыча җиңүчеләр билгеләнде, алар бүләкләре белән мәйдан әйләнде.

Болар барысы да балалар өчен бакчада оештырылган уен булып кына калмас. Аларның күңелләрендә халкыбызның матур бәйрәмнәренең берсе дигән хис калыр. Буыннан-буынга күчеп килгән, хәзер халыкара бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән Сабантуйны алар дәвам итәрләр дип ышаныч зур.
XS
SM
MD
LG